Бүген күренекле татар әдәбияты галиме, профессор, Татар дәүләт гуманитар институтына нигез салучылар берсе булган Флера Ганиеваны соңгы юлга озаттылар.
Галимәне соңгы юлга озатырга татар җәмәгатьчелеге, хезмәттәшләре, шәкертләре һәм якыннары җыелган иде.
Хушлашу мәрасимен Апанай мәчетеннән Нияз хәзрәт Сабиров алып барды һәм җеназа намазын укыды. Галимә белән хушлашу сүзләрен күренекле галимнәр Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Васил Гарифуллин, ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, «Безнең мирас» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм башкалар җиткерде.
Флера Әкрам кызы Ганиева 1940 елның 25 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Шура авылында туа. 1958 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 1962 елда югары уку йортын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында татар әдәбияты профессоры, 1992–2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!










Фикер өстәү
Фикерегез