Эшмәкәр, элекке сенатор Умар Җәбраилов Мәскәүдә үз-үзенә кул салган. Бу хакта “РИА Новости” хокук саклау органнарындагы чыганагына таянып яза.
67 яшьлек Җәбраиловны Тверская-Ямская урамында урнашкан 1 нче йорт фатирында тапканнар.
Ана хастаханәгә озатканнар. Эшмәкәкр шунда җан биргән.
“ТАСС” хокук саклау органнарындагы чыганагына таянып хәбәр иткәнчә, бизнесменның янәшәсендә пистолет тапканнар. Җәбраиловның үлемен адвокаты Александр Карабанов раслаган. Юрист моңа кадәр судта аның мәнфәгатьләрен яклаган.
Умар Җәбраилов 1958 елның 28 июнендә Грозный шәһәрендә туган. 1997 елда “Плаза” компанияләре төркеменең топ-менеджеры, “Охотный Ряд” һәм “Смоленский пассаж” сәүдә үзәкләре идарәчесе булган.
2004-2009 елларда – Чечнядән сенатор. Шулай ук Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын биләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез