Без көн саен телефон мошенникларының теге яки бу кешене алдаулары турында хәбәрләргә юлыгабыз. Алдакчылар даими рәвештә яңа технологияләр уйлап табу белән мәшгуль булса да, алдауның схемасы бер үк. Ул шулкадәр гади: синең белән контактка керүләренә үк, кәкре каенга терәтергә җыенуларын төшенәсең.
Бу юлларның авторы таныш булмаган номерлардан шалтыратуларны алмый, алса, татарча сөйләшә: башын юләргә сала. Берничә тапкыр «Ватсап» аша алдарга тырышканнары булды, бу очракта да туган тел коткара. Хәер, хәзер ясалма акыл белән теләсә нинди телдә җөмләләр уйлап чыгарып була, хәтта синең якын танышың яки туганың тавышы белән татарча сөйләшә дә алалар. Әйтик, ул танышыңны «Ватсап»та яисә «Телеграм»да күреп тә сөйләшүең мөмкин. Ул үзе синең белән сөйләшүен белмичә йоклап ята ала. Синең белән бу очракта дипфейк ярдәмендә элемтәгә керәләр. Мошенниклар хәзер синең тавышыңны яздырып алу яисә сурәтеңне кулга төшерү өчен генә дә шалтыратырга мөмкиннәр. Шуннан соң синең цифрлы копияң эшкә керешә: син булып сөйләшә, син булып алдый.
Хәзерге кешене алдау өчен катлаулы технологияләр дә кирәкми. Әле яңа гына мәшһүр фәлсәфәче, Югары икътисад мәктәбе профессоры Владимир Канторны төп башына утырттылар. Кантор – шулкадәр атаклы шәхес: моннан егерме еллар тирәсе элек үк французларның Le Nouvel Observateur журналы аны заманның иң зур 25 фикер иясенең берсе дип таныган булган. Менә шундый шанлы фикер иясен башлангыч сыйныф малаен алдаганнан да җиңелрәк ысул белән төп башына утыртканнар: ФСБ вәкилләре һәм университет хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, 1 миллион 641 мең сум акчасын алып киткәннәр. Акчасын ул үз кулы белән 19 яшьлек курьерга биреп чыгарган. Элеккеге КГБ генераллары, академиклар, зур түрәләр шулай җиңел алдана. Кызыгы шунда: алар үз пенсияләре һәм хезмәт хаклары белән берничек тә чагышмаслык акчаларны җиңел генә чыгарып салалар. Дистә, йөз миллионлаган сумнар караклар кесәсенә оча. Каракныкын бур урлаган дигән тәэсир туа. Әмма «Ватаным» хәбәрчесе бу хакта сүз озайтырга җыенмый әле. Аны ике нәрсә борчый: а) ялган технологияләренең бик нык заманлашуы, техник прогресс белән янәшә баруы, б) кешеләрнең тозакка бик җиңел кабулары. Соңгысы җәмгыятьтә фикерләү сәләтенең юкка чыгып баруын аңлата. Ниндидер тын эпидемия бара. Ул соңгы без кичергән коронавирус пандемиясенә караганда куркынычрак.
Башта технологияләр турында аз гына сөйләшеп алыйк. Хәзер шундый күзлекләр бар: йөз тану функциясенә ия. Аны кисәң, күзлек кешенең йөзен сканерлый һәм шәхесләрен полиция базасы аша ачыклап бирә. Шундый күзлек кигән авантюрист шәһәр урамында йөри, кешеләргә гади генә сораулар бирә. Әйтик, «Шәһәр үзәгенә ничек барырга?» – ди сорый. Сөйләшеп торган арада күзлектән кирәкле хәбәр килеп ирешә һәм кешеләр таныш булмаган зат авызыннан үзләренең исемнәрен, кайда эшләүләрен ишетәләр, банк хисабындагы акчасы яисә кредит тарихы турында мәгълүматлар да яңгырарга ихтимал. Хәтта берәр интим урындагы җөй яисә миң турындагы мәгълүмат та өскә калкып чыга ала. Бу кадәр хәбәрдарлык теләсә кемне шок хәленә китерә ала, әлбәттә. Һәм... кешеләр сораган күләмдә акча чыгарып бирәләр.
Кешеләр хәзер ялганга ышаналар гына түгел, аңа җаннары-тәннәре белән омтылалар. Бу атнаның чәршәмбе санында бер федераль газета, мәсәлән, «К экстрасенсам обращается каждый седьмой. Около четверти населения РФ верит, что колдуны влияют на судьбу и здоровье» дигән баш астында язма бирде. Язма күрәзәчеләр кармагына төрле интеллектлы кешеләр каба, дип ышандыра.
Статистиканы карыйк. 2024 елда россиялеләр тарологлар һәм экстрасенслар хезмәтенә 2,4 триллион сум акча тотканнар. Бу хакта Дәүләт Думасының Мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары Андрей Свинцов хәбәр итә. Әле бу санның киметелгән икәнен дә аңлау кыен түгел. Күрше авылдагы сихерчегә барган хатын яисә ир күпме акча түләгәннәрен салым хезмәтенә хәбәр итми бит инде. Күрәзәче дә алай эшләми, квитанция-чек бирми. Кешеләр кайвакыт соңгы акчаларын шарлатаннар кесәсенә сала. Бу кадәр сумма азык-төлек сатып алу өчен тотылса, авыл хуҗалыгы кризистан күптән чыккан булыр иде. Кешеләр генә түгел, эре компанияләр тарологлар (таро карталары ачып багучылар) хезмәтеннән актив файдалана. Тарологлар хезмәтеннән файдаланып төзелгән бизнес-планнар җимерелеп төшсә, гаҗәпләнергә кирәкми шуңа күрә.
Массаларның алдануы, бик җиңел һәм күп вакыт үзләре теләп, шарлатаннар кармагына кабуы кинәт кенә барлыкка килмәде. Дистәләгән һәм йөзләгән еллар буена халык психологиясен шуңа әдәбият, сәнгать һәм массакүләм пропаганда чаралары ярдәмендә әзерләделәр. Моның серен танылган әкиятче Андерсен «Патшаның яңа күлмәге» исемле әкияттә аңлаешлы итеп ачып бирә. Кием-салым белән мавыккан бер патшага алдакчылар моңарчы беркем дә күрмәгән яңа күлмәк тегәргә вәгъдә бирәләр, мул акча алалар. Ләкин күлмәкнең хикмәте бар, диләр, аны аңгыра һәм ахмак кешеләр күрмәячәк. Шундый психологик алым кулланып, патшаны шәрә килеш халык алдына чыгаралар. Патша да, халык та бернинди күлмәк юк икәнен аңлый, билгеле, әмма беркемнең дә ахмак булып күренәсе килми, һәркем яңа күлмәкне мактый. Пропаганда тәрбиясе алмаган сабый бала: «Патша шәрә!» – дип кычкыргач кына, кешеләр аңына килә. Мондый хәл әкияттә генә була ала дисезме? Нык ялгышасыз. Малевичның «Кара квадрат»ын кая куясыз? Бүгенге чынбарлык белән чагыштырганда «Кара квадрат» сәнгать әсәре исемен тарта ала әле. Монан дүрт ел элек Италия рәссамы Сальваторе Гарау аукционда күренми торган скульптура сатты. Баштагы бәясеннән 2,5 тапкыр узып, 15 мең еврога озатылды «сәнгать әсәре». 1,5 кә 1,5 метр бушлыкка «урнашкан» «скульптура» турында сәнгать белгечләре том-том хезмәтләр язмас, дип уйлыйсызмы? Ничек кенә язачаклар әле.
Иң аянычы шунда: масштаблы кан коешлар шундый технологияләр ярдәмендә оештырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез