«Куркуны җиңәр өчен дә, исән калуга ышаныч тудыру өчен дә адәм баласы ахыр чиктә Аллаһка сыена»

«Куркуны җиңәр өчен дә, исән калуга ышаныч тудыру өчен дә адәм баласы ахыр чиктә Аллаһка сыена». Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов бу сүзләрне юкка гына әйтми, моңа әледән-әле инана. Махсус хәрби операциядәге Татарстан егетләре белән еш очраша ул.

«Бер йодрык булып яшиләр»

– Мансур хәзрәт, сез инде хәрби операция барган зоналарда күп тапкырлар булдыгыз. Егетләр белән ничек аралашасыз? Ниләр күреп кайтасыз?

– Шул тарафка киткәч, без Татарстан егетләре хезмәт итә торган батальоннарның барысын да әйләнеп чыгарга тырышабыз. Нинди теләкләре барлыгын сорашабыз. Кайчак өйләреннән үк биреп җибәргән посылкаларны үз кулларына тапшырабыз. Бу – алар өчен әйтеп бетермәслек сөенеч. Бервакыт шулай, сез дә авыз итеп карагыз әле дип, блиндажда өй токмачыннан пешерелгән тавык ашы белән сыйладылар. Бер егет: «Әби (хатынының әнисе) әзерләп җибәрде», – дип мактанды. Аның тәмлелеген белсәгез икән! Бөтен күңел җылысын биреп әзерләнгән ризык икәнлеге сизелеп тора. Егетләргә никадәр көч бирә ул! Тагын бер нәрсә шундук күзгә чалына: ул – бердәмлек. Блиндажлардагы егетләр төрле төбәкләрдән, милләтләре дә, диннәре дә, хәтта төс-кыяфәтләре дә төрле. Бернигә карамастан, бер йодрык булып яшиләр.

– Хәрби операция зонасына беренче тапкыр барганнан соң күңелдә нинди хисләр калган иде? Күнегеләме, әллә инде барган саен хисләр ташкыны яңара гына барамы?

– Мин беренче тапкыр Луганскига фәнни конференциягә барган идем. Шунда сугышчылар белән дә күрештек. Монда күргәннәрне гади сүзләр белән генә аңлатып булмый. Мариупольгә килеп кердек шулай. Бер якта – ремонтланган йортлар, тукталышлар, шәһәр үзенчә матур да кебек. Икенче якта – җимерек биналар, юл буйлап янган машиналар тезелеп киткән. Әмма тормыш барлыгы һәркайда сизелә. Кайчандыр ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләр дә кайткалый.

Җирле халык арасында милләттәшләребезне очратасызмы?

– Күп алар. Луганск белән Донецкида татар оешмалары бар. Үзара бик тату, ярдәмләшеп яшиләр. Төрле чаралар үткәрәләр. Барган саен күчтәнәчләр алып барабыз. Бигрәк тә чәкчәк белән чәй эчәргә яраталар. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, үзләре дә бүләксез җибәрмиләр. Луганск, Мелитополь, Антрацит шәһәрләрендә җитәкчеләр арасында да татарлар бар. Үзара бер-берсен белешеп, ярдәмләшеп торалар.

«Кирәк икән, дин әһелләре кулга корал тотып та сугышалар»

– Дин юлында булган егетләребез гыйбадәтен үти аламы?

– Блиндажларда православие динен тотучылар өчен – гыйбадәтханәләр, мөселманнар өчен намаз уку урыннары ясалган. Алар аны үзара мәчет дип тә йөртәләр. Шундый ук урыннар Донецк, Луганск кебек шәһәрләрдә урнашкан барлык госпитальләрдә диярлек бар. Шулай ук кыр госпитальләрендә дә. Кайчагында гаҗәеп күренешләргә юлыгасың. Бомбага тотылган бистәләр тыштан караганда гел хәрабәләр генә кебек. Ә шунда кеше күзенә бик чалынмый торган урыннарда егетләр намаз уку урыннары ясап куйганнар. Керәсең: чиста, пөхтә, ремонтланган, шәмаилләр элеп куелган.

Халыктан җыелган акчага ике «УАЗ» машинасын күчмә мәчет итеп әзерләп, хәрби операция зонасына озаттык. Алар хәрби частьлар буенча йөреячәкләр. Алга таба мондый күчмә мәчетләр күбәер, дип өметләнәбез.

– Дин әһелләре җитәрлекме?

– Дин әһелләренең җитешмәгәнлеге һәркайда сизелеп тора. Шул уңайдан Дәүләт Думасына карауга кертергә бер тәкъдимебез дә бар. Махсус хәрби операциягә барырга контракт төзегәндә, имамнарны дин әһеле итеп күрсәтәсе иде. Кызганыч, әлегә андый пункт каралмаган. Мәсәлән, табибларның, санитаркаларның үз һөнәре күрсәтелә бит. Имамны «укчы» дип язалар икән, ул бит анда баргач, укчы булып хезмәт итәргә тиеш. Сүз дә юк, кирәк икән, дин әһелләре кулга корал тотып та сугышалар. Бернинди проблема юк. Әмма дөресен әйтергә кирәк, бу ике эшне дә бертигез дәрәҗәдә башкарып булмый. Сугыш кырыннан кайткан дин әһеленең иптәшләре белән әңгәмә корып утырырга, аларны тынычландырып, вәгазь-нәсыйхәт сөйләргә, догалар өйрәтергә вакыты да, әллә ни хәле дә калмый. Алгы сафка киткән егетләрне догалар укып озатасы, каршы аласы, күңелләрендә ышаныч тудырасы иде. Мондый вазгыятьтә рухи ярдәм бик кирәк. Әлбәттә инде, блиндажларда утырып тору турында сүз бармый. Мәсәлән, полк имамы булса, ул көн эчендә барысын да әйләнеп чыгар, госпитальләргә дә керер иде. Яраланып яткан егетләр даруга мохтаҗ булган кебек, догага да бик мохтаҗ. Авылныкылар әле барыбер әби-бабайларыннан нәрсәдер өйрәнеп калган, шәһәрнекеләр бик аяныч хәлдә. Егетләр окопларда утырган чагында дрон очып килә башласа да, үзенчә дога, сүрәләр укый башлыйлар. Шуңа күрә аларны өйрәтү өчен янәшәдә генә имамнарның булуы бик кирәк. Үзләре дә: «Ник сирәк киләсез?» – дип сорыйлар. Бу мәсьәлә буенча Дәүләт Думасына да, Оборона министрлыгына да мөрәҗәгать белән чыктык. Закон кысасына кертелер, дигән өмет белән яшибез.

– СВО зонасына имам булып китәргә теләүчеләр бармы?

– Барырга атлыгып торучылар күп. Өлкән яшьтәгеләр дә мөрәҗәгать итә. Әмма хәрби операциягә 65 яшьтән дә өлкәнрәкләрне алмыйлар. Хезмәт иткәндә 65е тулса, кайтарып җибәрәләр. Рәфыйк исемле дустыбызга 66 яшь тулды. Кайтырга исәбе дә юк. Ирекле төстә хезмәт итәргә калды. Бу инде – аңа хезмәт хакы да, бернинди ташламалар да бирелми дигән сүз. Андыйлар яшьләребезгә үрнәк булып торырлар иде.

Бүген хәрби зонада Татарстаннан киткән ничә имам бар?

– Дүртәү. «Тимер», «Алга», «Батыр» батальоннарында хезмәт итәләр. Әйткәнемчә, алар – хәрби зонага киткәнче имам вазыйфасында булган кешеләр. Хәрби зонада аларның вазыйфалары төрле. Шул исәптән кулга корал тотып сугышу да.

«Кайчак гади генә сөйләшеп утыру да күңелләрне тынычландыра»

– Мәчетләрдә махсус хәрби операциягә ярдәм итү эшләре ничек башланган иде?

– Бу эшкә без беренче көннәрдән үк тотындык. Мобилизация башланган гына иде әле. Мәрҗани мәчетендә: «Әйдәгез, үзебезнең өлешне ничек кертә алабыз, уртага салып сөйләшик», – дигән мөрәҗәгать белән чыктык. Халык кием-салым, азык-төлек китерә башлады. Әбиләр, апалар оек бәйләделәр. Хәрби комиссариатлардан махсус белгечләр чакыртып, стандартка туры китереп, маскировка челтәрләре үрергә өйрәндек. Безнең башлангычны башка мәчетләр дә хуплады. Бу, әлбәттә инде, зур эшнең башы гына иде.

– Татарстан мөфтияте республикабызда оештырылган «Ватанны саклаучылар» фонды белән турыдан-туры хезмәттәшлек итә. Мондый берләшү нәрсә бирә?

– Мондый берләшүне тормыш үзе таләп итә. Фонд хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Әйтик, матди яктан да, медицина ягыннан да, шунда ук психологлар да үз эшләрен алып бара. Шул ук вакытта аларның күбесе рухи ярдәмгә мохтаҗ. «Окопта атеистлар булмый» дигән гыйбарә юкка гына барлыкка килмәгән. Куркуны җиңәр өчен дә, исән калуга ышаныч тудыру өчен дә адәм баласы ахыр чиктә Аллаһка сыена. Без фонд урнашкан бинада атнага бер тапкыр кабул итү көннәре үткәрәбез. СВОдан кайтучылар гына түгел, әти-әниләр дә күп килә. Кайчагында гади генә сөйләшеп утыру да аларның күңелен тынычландыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре