Башкортстанда трассада ике автомобиль бәрелешкән, биш кеше һәлак булган. Авария Уфа- Яңавыл юлында булган, дип яза РИА Новости.

«Ике автомобиль бәрелеште, биш кеше һәлак булды», - дип хәбәр иткәннәр Башкортстан ЮХИДИ хезмәтендә.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Renault Sandero һәм Skoda Rооmster машиналары бәрелешкән.
«Фаҗига урынына Башкортстаның ЮХИДИ хезмәте җитәкчелеге, Эчке эшләр министрлыгы Тикшерү идарәсенең юл-транспорт фаҗигаләрен тикшерү бүлеге хезмәткәрләре һәм күчмә эксперт-криминалистик лабораториясе килде», - диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез