Тверь өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, ә бер баланың тән тиресе янган. Юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре турында "РЕН ТВ" телеканалы хәбәр итә.
Канал хәбәре буенча, 21 майда җиңел автомобиль отбойникка бәрелгән, юл-транспорт һәлакәтенең төгәл урыны аныкланмый. Бәрелүдән соң машина янып китә. Салонда өлкәннәрдән тыш 11 яшьлек малай булган, ул транспорт чарасыннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган.
Баланы хастаханәгә китергәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез