ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар катнашындагы авариялар саны артуга чаң кага. Зыян күрүчеләр арасында питбайк һәм квадроцикл иярләгән балалар да бар. Күптән түгел Лаеш районының Сокуры бистәсендә 10 яшьлек бала һәлак булды, аның белән бергә булган 13 яшьлек малай зур зыян күрде. Биектауда 17 яшьлек мотоциклчы машинага килеп бәрелде. Инде атна башында күңелсез хәбәр күрше Башкортстаннан килеп иреште. Мәләвез районында 16 яшьлек яшүсмер питбайк белән юл кырыеннан барган өч җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә 17 яшьлек кыз алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән. Мондый хәлләр кабат булмас, дип беркем әйтә алмый. Баласына куркыныч уенчыкны әти-әниләре үзләре тоттыра.
Тынычсызлану
Татарстан дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин сүзләренчә, ярты ел эчендә Татарстанда балалар катнашында 176 авария теркәлгән: аларда биш бала һәлак булган, 192се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Кызганыч, хәтта шундый фаҗигаләрдән дә сабак ала белмибез. Питбайк, скутер, квадроциклга утырган балалар катнашында 10 авария булды.
Соңгы елларда мондый транспорт аеруча популярлашты. Аларда җилдерүче балалар, яшүсмерләр авыл халкының да, Казан тирәсендәге бистәләрдә яшәүчеләрнең дә тынычлыгын ала.
– Квадроциклда йөрүче балалар күп тә түгел үзе, ләкин 5–6 яшьлек берничә бала да шактый проблема тудыра, – ди Яшел Үзән районының Норлат авыл советы башлыгы Илдус Саттаров. – Көнгә әллә ничә тапкыр арлы-бирле йөргәч, кемгә ошасын инде? Халык зарлангач, әти-әниләре белән дә сөйләшеп карадык, тиешле органнарга да җиткердек. ГАИ хезмәткәрләре килеп тикшереп тә китте, тик алар барында чыгучы булмады. Тагын хәбәр итмичә булмас инде. Мотоциклларда йөрүче яшьләр дә бар, тик алар инде үзләре өчен үзләре җаваплы.
Казан читендәге Салмачы, Көек, Борисоглебское бистәләрендә яшәүчеләр дә яшүсмерләрдән зарлана.
– Бездә бик күп алар. Кешеләр бик зарлана. Беренчедән, питбайкларның тавышлары бик көчле, көндезләрен тәрәзә ачып, төннәрен йоклап булмый. Икенчедән, балаларны чыгарырга куркыныч. Йөртү таныклыклары булмаса да, машиналар йөри торган юлда төркем-төркем булып җилдерәләр. Алар аркасында «бөке»ләр дә хасил була. Рульгә утыручыларның күпчелегенә 14–16 яшь, – ди Борисоглебское бистәсендә яшәүче Алсу Кадыйрова.
Җаваплылык һәркемнең үзенеке
Питбайкларны маркетплейсларда 30–100 мең сумга сатып алырга була. Хәтта балалар үзләре үк 40 мең сум тирәсенә ярыйсы гына питбайк сатып ала икән. Бәясе кесәгә артык сукмагач, таләпләр кырыс булмагач, юлларда аларның саны яңгырдан соң чыккан гөмбәләр төсле арта. Күпвакыт әлеге мототехника велосипедның куркынычсыз варианты буларак кабул ителә. Һәм еш кына әти-әниләр аларны балаларына үзләре үк сатып ала. Ләкин кайвакыт баланың күңелен күрү теләге фаҗига белән тәмамлана.
– Балаларына мотоцикл, питбайк, скутер сатып алучы әти-әниләр аның нинди фаҗигагә китерәсен ахырга кадәр аңлап бетерми. Аларның күпчелегендә «поворотник»лар да, «габаритка»лар да, хәтта фаралар да юк. Балаларга үлемгә китерүче уенчыклар алырга кирәкми. Сатып алган очракта да экипировка, йөртү таныклыгы булырга тиеш һәм махсус мәйданчыкларда гына йөрергә кирәк. Куркынычсыз йөрүнең төп кагыйдәләрен аңлату да мәҗбүри. Кызганыч, гел сөйләп торсак та, әллә без җиткерә алмыйбыз, әллә ишетергә теләмиләр, – дигән иде республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов матбугат очрашуында.
Балалар сәламәтлеге, гомеренә бәйле мәсьәлә республика җитәкчелегенең дә күз уңында. Шушы көннәрдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та әти-әниләргә мөрәҗәгать белән чыкты. «Хәтта куркыныч юк кебек тоелган урыннарда да, балалар һәм үсмерләргә күз-колак булмыйча гына, транспортка утырырга рөхсәт итәргә ярамый. Квадроцикл, питбайк, скутер кебек транспорт балалар уенчыгы түгел. Аңа утырган бала үзенә дә, тирә-яктагыларга да куркыныч тудыра. Балаларыгызны саклагыз, юлда йөрү кагыйдәләрен яхшылап аңлатыгыз, үзегез дә яхшы үрнәк булыгыз!» – дип язды ул «Телеграм»дагы сәхифәсендә.
Узган атнада күпләрне борчыган мәсьәлә хакында Дәүләт Советы утырышында да сөйләштеләр.
– Иң элек безгә Лаеш, Питрәч, Биектау районнарында яшәүчеләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр килде. Шуннан соң үзем дә бу мәсьәләне күзәтә, анализлый башладым. Чыннан да, питбайкларның тавышы да көчле, куркыныч транспорт чарасы да булуына инандым. Мин аралашкан кешеләр дә балаларның имгәнүләрен, шлемсыз йөрүләрен, ГАИ хезмәткәрләреннән качуларын әйтте. Шушы барлык сөйләшүләрдән соң без бу теманы зуррак күтәреп чыгып, «Телеграм»га куйдык. Анда да язучылар, комментарий калдыручылар күп булды. Республиканың төрле районнарыннан шалтыратучылар тагын да артты, – диде Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов.
Депутат фикеренчә, законга төзәтмәләр кертеп, бөтен төр мототранспортны теркәргә кирәк.
– Теркәлгәч, йөртү таныклыгы да, мототранспортның номеры да була дигән сүз. Питбайкка утырган яшүсмер автоинспекторлардан качып киткән очракта да, эзләп табып сөйләшү уздырырга яки штраф салырга мөмкин булачак. Ә инде әти-әниләрне кисәтү эшләрен мәктәп аша гына алып барырга мөмкин. Авылда укытучының абруе зур. Каникул вакыты булса да, авылда бөтен кеше бер-берсен белә, укытучылар күреп, кисәтү ясаса, нәтиҗәсе булыр иде, – ди ул.
Чикләргә ярамый рөхсәт
Ә балаларына куркыныч уенчык алып бирүче әти-әниләр үзләре ни уйлый?
– Бу – һәркемнең үз эше, дип саныйм, – диде безнең сорауга җавап итеп үз исемен газетада күрсәтергә теләмәгән бер ханым. – Әйе, быел без дә авылга каникулга кайтаргач, 13 яшьлек улыбызга мотоцикл алдык. Башка дусларында да бар. Башта минем дә күңелдә ике төрле уйлар булган иде. Тик улым белән барысын да уртага салып сөйләшкәч, алырга булдык. Әлегә үзебезгә кисәтү ясаганнары юк. Балаларга: «Тәртипле генә йөрегез», – дип гел әйтеп торабыз. Бәла-каза күрергә язмасын инде.
Язманы газетага әзерләгәндә шактый кешеләрнең фикерләрен тыңладык. Билгеле, күпчелеге балаларның мототранспортта җилдерүләренә каршы. Тик арада башка фикер әйтүчеләр дә булды.
– Хәзер халык бик нәзберек, матай тавышына да зарлана. Элек авылда аның тынып та торганы юк иде. Әле шуңа өстәп басудан, печәннән тракторлар, комбайннар кайта иде. Дөрес, элек мотоциклны күбрәк эш өчен алдылар. Хәзер бит кылану, мода артыннан куу китте. Ә бит участок инспекторлары да, авыл советы рәисләре дә проблема тудыручы гаиләләрдән хәбәрдар, ләкин берни дә эшләмиләр, – ди Казанның Осиново бистәсендә яшәүче Илдус Хатыйпов. – Эш монда тавышта түгел, ә йөртү культурасында. Акылсыз бала кулында питбайк булса да, квадроцикл булса да, маймыл кулындагы таяк кебек – ничек һәм кай якка атуы билгесез. Икенче ягы да бар: элек матайда йөрер өчен, аны көне буе ремонтлый идең, хәзер ачкыч борып кабызалар да, кабынмаса, сервиска илтәләр һәм яшьләрдә техник фикерләү үсми. Элек матайга 12 яше тулганнар һәм аннан өлкәнрәкләр генә утыра иде. Башкалар «сәпит»тә җилдерде. Ә инде 17 яшьтә трактор йөртергә таныклык биреп, басуга чыгарып җибәрәләр иде.
Чүпрәле районыннан Радик Сафин да шундый фикердә булып чыкты.
– Алар кемгә комачаулый икән? Йөрсеннәр балалар. Авылның рәхәтен татысыннар. Мин 6–7 нче классларда комбайн ярдәмчесе булып эшләдем. Без, өлкәннәр, балалар һәм яшьләр белән бер агымда булырга тиеш. Үзеңне генә кайгыртып яшәү – җәмгыятькә дошманлык, дип саныйм. Куркыныч тудырган һәрбер ишекне ябып кую дөрес булмас иде. Югыйсә ишек керү өчен дә, чыгу өчен дә ясала. Ә тәртипсезләр һәрвакыт булачак, – диде ул.
Белеп торыгыз!
Питбайк транспорт чарасы булып саналмый, анда гомуми юлда йөрергә ярамый. Ул спорт инвентаре һәм бары тик махсус билгеләнгән мәйданчыкларда һәм участокларда гына йөрү өчен каралган.
Скутер һәм мопедта «А1» категорияле йөртү таныклыгы булган 16 яшьтән өлкәнрәкләр генә йөрергә хокуклы. Мотоцикл белән «А» категорияле йөртү таныклыгы булган балигълык яшендәге яшүсмерләр генә идарә итә ала.
Йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган өчен 5–15 мең сум штраф каралган. 14 яшьлек бала китергән зыян өчен аларның әти-әнисе җавап бирә. 14–18 яшьлек яшүсмерләр үзләре өчен үзләре җаваплы.
Фото: telegram.org
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез