“Күрше фест” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән уздырылган «Күрше фест» бәйгесенә барлыгы 585 гариза килгән. Татарстанның барлык районнарыннан да катнашучылар булган. Бу хакта журналистларга республиканың шәһәрләрне үстерү институты директоры, әлеге бәйге комиссиясе рәисе Наилә Зиннәтуллина сөйләде.

Күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан башланган әлеге проектта үзмәшгульләр дә, коммерцияле булмаган оешмалар да, идарәче компанияләр дә, кече бизнес вәкилләре дә катнашкан.

Иң күп катнашучылар – Чаллыдан (109 гариза). Казанда яшәүчеләрдән исә 92 гариза кабул иткәннәр. “Күрше фест”, чын мәгънәсендә, халык бәйгесенә әйләнде. Гаризалар саны бу кадәр үк булыр дип көтмәгән дә идек. Мөгаен, күпләр приз фондына кызыккандыр. Бәйгедә җиңүчеләргә 200 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр акчалата бүләк каралган бит. Моннан тыш, бәйгедә катнашу шартлары да бик гади иде. Без гариза бирүне дә, башкарылган эшләр буенча хисап тапшыруны да мөмкин кадәр гадиләштердек. Теләгән һәркем катнаша алсын өчен эшләнде бу”, – дип сөйләде Наилә Зиннәтуллина.

Бәйге комиссиясе 64 проектны сайлап алган. Җиңүчеләр арасында 42 үзмәшгуль һәм 22 юридик зат бар. Алар тарафыннан 15 июльдән алып 30 сентябрьгә кадәр республика ишегалларында төрле юнәлештәге чаралар уздырылачак.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән куршефест.рф сайты аша танышырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов

Көн хәбәре