Күршеләргә кыш килгән, Татарстанга да якынлаша

Ульяновск өлкәсендә ишеп кар ява.

Озакламый Татарстанда беренче кар явар кебек. Социаль челтәрләрдә күрше төбәкләрдә яшәүчеләрдән “кышкы” фотолар пәйда булган.
Ульяновск өлкәсендә беренче кар яуган. Татарстанда яшәүчеләргә дә шушы көннәрдә кар билгесен кирәктер. Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, бу атнада республикада кинәт суытып, беренче бозлавык пәйда булачак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та республикада яшәүчеләрне һава торышы начараюы турында кисәтте. Ул үзенең телеграм-каналында язганча, республикада кинәт суытып, күп кенә районнарда яңгыр һәм юеш кар явып үтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре