Курск өлкәсендә 25 мең баш сыер һәм башка мал-туар үлгән

Украина кораллы көчләренең Курск өлкәсенә бәреп керүе сәбәпле 25 мең баш сыер һәм 322 мең баш дуңгыз һәлак булган. Мал-туарның үлүенә бәйле зыян күләме 3 миллиард сумнан артып киткән. Бу хакта авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут “Ведомости” хәбәрчесенә сөйләп үткән.

“Асылда дуңгызчылык фермалары һәм сөтчелек комплекслары зыян күргән. Мал-туарның һәлак булуы сәбәпле 3 миллиард сумнан артыграк зыян китерелгән. Төбәк инде компенсация сорады, ә без, үз чиратыбызда, Финанс министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Хәзер финанслау чыганакларын карыйбыз. Һәлак булган мал-туарга килгәндә, ә бу – 25,7 мең баш сыер һәм 322,6 мең баш дуңгыз – баш санын торгызырга ниятлибез”, – дип белдергән ул.

Лут әйтүенчә, Украина кораллы көчләренең Белгород һәм Брянск өлкәләренә һөҗүме төбәкләрдәге уңыш күрсәткечләренә дә тискәре йогынты ясаган. Мәсәлән, Курск өлкәсе авыл хезмәтчәннәре 150 мең гектар мәйданда ашлык җыя алмаган. Министр фаразларына караганда, бу өлкәләрдә чама белән 1,2-1,5 миллион тонна ашлыкның амбарларга кермичә калу көтелә.

Моннан тыш Белгород өлкәсендә “БЭЗРК- Белгранкорма” кошчылык фабрикасы җимерелгән. “ Чама белән 5,5 мең баш кош-корт һәлак булган. Әмма продукциянең бу төренә бәйле вазгыять начар түгел: быел илдә барлыгы 7 миллион тоннадан артыграк кош-корт ите җитештереләчәк. Хәтерләсәгез, узган елда кош гриппы аркасында зур проблема килеп чыкты. Быел исә кош-корт итенең бәясе дә узган елдагыдан арзанрак”, – дип басым ясап әйткән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре