Газетага язылу

Курск өлкәсендә һәлак булган Татарстан хәрбиләре гаиләләренә 2шәр миллион сум биреләчәк

Курск өлкәсендә Украина кораллы көчләренең бәреп керүенә каршы бәрелешләрдә һәлак булган Татарстан хәрбиләренең гаиләләренә бер тапкыр 2шәр миллион сум биреләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән Указга кул куйган, дип яза “Татар-информ”.
Министрлар Кабинетына норматив актларын Указга туры китерү, шулай ук аны гамәлгә ашыруны тәэмин итәрдәй башка карарлар кабул итү бурычы куелган.
Сүз уңаеннан, республика җитәкчесе 2022 елның июнендә үзенең Указы белән махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә түләү керткән иде.
Исегезгә төшерәбез: 6 августтан бирле Курск өлкәсендә бәрелешләр бара. Россия кораллы көчләре дошманны тар-мар итү гамәлләрен дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре