• Фото: https://ярдям.рф/tpost/55xyp7t2t1-poluchili-novuyu-partiyu-lekarstv-dlya-b

Курскка ярдәм кирәк. Казанда һәм Чаллыда гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшли

Курск өлкәсенә бөтен ил ярдәм күрсәтә. Казанда һәм Чаллыда гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшли.

Украина хәрбиләре Курск өлкәсенең чик буе районнарына 6 август иртәсендә һөҗүм итте. Тыныч халык арасында һәлак булучылар һәм яраланучылар бар. Берничә мең кешене башка урынга күчерергә туры килде. Россия Президенты Владимир Путин бу вакыйганы «Киев режимының чираттагы масштаблы провокациясе» дип атады һәм төбәк башлыкларыннан Курск өлкәсенә ярдәм итүне сорады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тыныч халыкка вәхшиләрчә һөҗүм итү аркасында һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм яралыларның тизрәк савыгуын теләде. Моннан тыш, Хөкүмәткә Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрергә кушты. Республикада бу эш белән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте шөгыльләнә. Казанда һәм Чаллыда гуманитар ярдәм җыю урыннары оештырылды.

Кая алып килергә?

Казанда – Патрис Лумумба урамы, 4 нче йорт, 112 нче кабинет (телефон: 89534994806) һәм Вишневский урамы, 10 нчы йорт (телефон: 89178563836). Чаллыда – Тан урамы, 136/1 нче йорт, «Далини» компанияләр төркеме (телефон: 89050233340). «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенең «кайнар линия» телефоны: 8(843)2731672.

Нәрсә алып килергә?

  • Олылар һәм балалар өчен яңа кием
  • Урын-җир кирәк-ярагы, сөлге

Шәхси гигиена әйберләре:

Дымлы салфетка

Теш пастасы

Кәгазь сөлге

Кер юу порошогы

Кул өчен антисептик спрей

Кырынгыч

Бозылмый торган азык-төлек

Шешәгә салынган су

Микродулкынлы мич

Суыткыч

Генератор

Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә акча җыю өчен махсус счет ачылды

РЕКВИЗИТЛАР

Расчетный счет в рублях

Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК

БИК 049205805

корреспондентский счет 30101810000000000805

назначение платежа «Помощь жителям Курской области»

Тулырак мәгълүматны 8(843) 528-29-00 номерына шалтыратып белешергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре