Идарә ителешле суыну рецессия белән алмашына. Мәскәүнең төп газеталарыннан берсе нәкъ шундый исемдә язма бирә һәм «В гражданском секторе промышленности усиливается спад», – дип өсти.
Россиянең финанс министры Силуанов әфәнде, 2025 ел икътисадның 1,5 процентлы үсеше белән төгәлләнәчәк, дигән оптимистик фараз игълан итсә дә, икътисад мәйданыннан килгән хәбәрләр түбәнәю билгеләре турында чаң суга. Икътисадчылар әйтүенчә, икенче квартал нәтиҗәләре беренчесеннән начаррак . Бу инде – икенче квартал рәттән түбәнәю – техник рецессия башлануын аңлата. Түбәнәю хәрби сәнәгать комплексына карамаган тармакларда көчәя. Белгечләр, Үзәк банк төп ставканы кискен төшерсә дә, файдасы булмаячак, диләр.
Укучылар өчен искәртик: газета хәбәрчесе макроикътисадый анализ һәм кыска сроклы фаразлау үзәге мәгълүматларына (ЦМАКП) таяна. Кремльгә эшләүче бу рәсми оешма объектив саннар белән эш итәргә тырыша. ЦМАКП автосәнәгать, күмер чыгару, төзелеш материаллары тармагында җитештерүнең кискен кимүен билгеләп үтә. Соңгысында беренче кварталда кимү темплары айга 1,2 процент белән барса, икенче кварталда 1,9 процент булды, ди. Төзелеш материаллары җитештерү бары тик ковидлы 2020 елда гына шулай түбән булган.
Автомобиль төзелеше тармагы аз гына җанлану күрсәтергә омтыла икән. Ләкин йөк автомобильләре җитештерү үткән елгыдан ике тапкыр кимрәк, автобуслар чыгару – өчтән бер өлешкә. Тышкы икътисад банкы (ВЭБ) икътисадчысы Андрей Клепач та, ил икътисады рецессия фазасына керде, дип саный. ВЭБ – иң зур дәүләт банкларының берсе, илкүләм проектларны финанслый, аның мәгълүматлары ышанычлы. Икътисадый үсеш министрлыгы җитәкчесе Максим Решетников июнь аенда ук: «Без рецессиягә күчү чигендә», – дип белдергән иде. Вице-премьер Новак та шул чакта ук икътисадны төп ставканы төшерү белән кыздырырга чакырды. Төп ставканы төшерү инфляция тәгәрмәчен кызулатачак, депозитларның банклардан качуына китерү куркынычы да бар. Бр ел эчендә Россиядә тулы масштаблы банк кризисы башланырга мөмкин, дип кисәтә Bloomberg агентлыгы. Чынлап та, банклар табышы кискен кими.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез