• Фото: ru.freepik.com

Күзләр күккә төбәлгән. БПЛА һөҗүм иткәндә нишләргә?

«Пилотсыз очкыч куркынычы» режимы кертелде. Соңгы арада һәр көнебез диярлек әнә шундый хәбәрдән башлана. Баштарак аны ишетүгә куркып, хафага салыша идек. Хәзер инде ияләшүебез шул дәрәҗәгә җитте: мондый кисәтүне һава торышы үзгәрү турында хәбәр иткән көндәлек хәбәрләр белән бер күрәбез. Чынлыкта, телефонга пилотсыз очкыч куркынычы турында хәбәр килгәч, без үзебезне ничек тотарга тиеш?

Соңгы арада республикада көнгә бер генә түгел, икешәр-өчәр тапкыр шундый режим кертелә. Әле бу дүшәмбегә каршы төндә генә дә Татарстанда ике тапкыр пилотсыз очкыч куркынычы турында кисәттеләр. Шимбә көнне кертелгән «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы сигез сәгатьтән артык дәвам итте. Күзләр күккә төбәлгән көннәр...

Пилотсыз очкыч куркынычы янаган көннәрдә һава юллары да ябылды. Аэропортларда бер-бер артлы рейслар тоткарланды. Узган шимбәдә Казан һәм Түбән Кама аэропортларында барлыгы сигез рейс тоткарланды. Кичә дә Казан аэропортында сигез рейс вакытында оча алмады.

Тулаем алганда, Россия аэропортларындагы тоткарлыклар 6 майдан бирле дәвам итә. Илнең туроператорлар ассоциациясе мәгълүматларына караганда, пилотсыз очкычлар куркынычы аркасында барлыгы 350 ләп рейс тоткарланган, ким дигәндә 60 мең пассажирның планнарын үзгәрткән.

Россия Транспорт министрлыгы белән Росавиация пилотсыз очкычлар аркасында кертелгән чикләүләр шартларында аэропортлар эшчәнлеген контрольдә тотуын дәвам итә. Бу көннәрдә Транспорт министрлыгы шундый белдерү белән чыкты. «Ситуация контрольдә, Россиянең авиатранспорт системасы тышкы көчләрнең тыкшынуына каршы тора. Авиаоешмаларның килеп туган шартларда эшләү өчен мөмкинлекләре җитәрлек», – диелә хәбәрдә.

БПЛА һөҗүм иткәндә нишләргә?

Бинада булсагыз, җәяүләп астагы катларга, подвал яки парковкага төшегез. Лифттан файдалану һәм тәрәзә янына килү тыела!

– Өйдә булсагыз, тәрәзәсез бүлмәдә (яки коридорда) утырырга кирәк.

Сез урамда икән, якында урнашкан бинага, җир асты юлларына яки парковкага йөгерегез.

Әгәр сез рульдә булсагыз, һөҗүм вакытында машинадан чыгып, ышык урын эзләгез.

– Һөҗүмнән соң БПЛА яки аның кисәкләрен тапсагыз, бернәрсәгә дә кагылмагыз һәм шунда ук җайланманы тапкан урыннан читкәрәк китегез.

– БПЛА һөҗүменә якын урыннарда телефон файдаланмагыз, фото/видеолар таратмагыз.

– Дрон яки пилотсыз аппарат күргән очракта, куркыныч урыннан читкә киткәч, 112 номерына шалтыратыгыз. Үзегезнең фамилияне, исемне һәм БПЛА табылган урынны әйтегез.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре