Күзне иркәләсен: чәчкәле куакларга бәйле сорауларга агроном җаваплары

Бакча, ишегалды һәм капка төпләрен чәчкәле куаклар белән бизәү модага керде. Безнең якларда кайсылары әйбәтрәк үсә? Көзен ниндиләрен утыртып калдыру әйбәтрәк? Күпләрне кызыксындырган бу сорауларга агроном Наил Җиһаншин җавап бирде.

Спирея

Декоратив куаклар арасында спирея аерым бер урын алып тора. Тәрбиягә иң талымсызы ул. Безнең төбәктә ике төре – соры спирея һәм япон спиреясе әйбәт үсә. Тик аларның тышкы «кыяфәт»е бер-берсенә охшамаган. Чәчәгенең төсе, чәчәк ату вакыты да төрлечә.

Соры спирея апрельдән май ахырына кадәр чәчәктә утыра. Бу чорда дугасыман ботаклары ак төстәге вак чәчәкләргә тоташ күмелә. Халык телендә «кәләш» яки «май күбеге» дип атала ул. Чәчәк атып бетергәч тә соргылт-яшькелт яфраклары хисабына матурлыгын җуймый. Куакның биеклеге һәм диаметры – 1,5–2 м чамасы. Әйбәт кыркыла. Кояшлы урынны ярата. Әмма күләгәлерәк урында да үсәргә мөмкин. Кышка чыдам.

Япон спиреясе. Сорысына караганда кечерәк. 30–50 см биеклектәге шарсыман куак бу. Тәбәнәк булганлыктан, биек үсенте-чәчәкләр алдына утыртыла. Июнь аеннан сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Язын куакны шар рәвешенә китереп кыркыган очракта, алсу төстәге тоташ чәчәккә күмелә. Чәчәк атканчы кызгылт-сары төстәге яшь үрентеләре, алтынсу төстәге яфраклары үзенә җәлеп итеп тора. Ә инде җәен, чәчәк ату чорында, яфраклары яшел төскә керә. Көзен саргая.

Гортензия

Агачсыман гортензия. Башта чәчәкләре яшькелт төстә булса, соңыннан ап-акка әйләнә. Диаметры 25 см кадәрге бик эре, матур чәчәкле.

Себеркесыман гортензия. Чәчәкләре озынчарак – сиреньнекенә охшаш. Иң матур сортларының чәчәге башта яшькелт, аннан алсу, соңыннан чия кызыл төскә керә. Агачсыман гортензия – куакны, себеркесыманы кечкенә генә агачны хәтерләтә.

Суыкка чыдам үсенте. Хәтта бик салкын кышларда аз гына өшесә дә, язын тиз яңара. Икесе дә июньнән сентябрь азагына кадәр чәчәк ата. Ярымкүләгәле урынга утырту әйбәт. Көнозын кояш күзендә булганнарының матурлыгы тиз бетә. Әче көпшәк туфракны ярата.

Керрия

Япон керриясе. Юка нәфис ботаклары җиргә сыгылып төшкән, кышка чыдам тагын бер бик әйбәт куак. Ике тапкыр: язын 4 атна чамасы һәм җәй ахырында чәчәк ата. Кояшта да, ярымкүләгәдә һәм көнозын күләгә булган урында да үсә. Салкын кышта өшергә мөмкин. Хәер, язын авырлык белән булса да яңара. Шуңа күрә кояшлырак, җилсезрәк урынга утырту, гади чәчәкле (катмарлысын түгел) сортын сайлап алу әйбәтрәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре