Ата-ана сөйли
Директор алтынчы сыйныф укучысыннан: «Көн саен «икеле» алырлык булгач, укырга теләмәгәч, мәктәпкә нәрсәгә киләсең соң син?» – дип сораган. Укучы кулын кесәсенә тыккан да: «Әни җибәрә бит», – дип җавап кайтарган. Мәзәк түгел, булган хәл бу. Хәзер баланың укуга һәм мәктәпкә карашы башка. Әни җибәргәнгә генә мәктәпкә килүчеләр исемлегендә бер алтынчы сыйныф укучысы гына түгел, исемлек зуррак. Моны укытучылар да, ата-аналар да аңлый. Шуңа да яхшы билгеләр өчен түләүгә бәя бирергә ашыкмыйк әле. Мәктәпкә йөртүнең бер кызыксындыру чарасы ул. Шунысы сөендерә: безнең илдә яхшы билгеләр өчен бүләкләүнең иң популяр ысулы булып, сүз белән мактау кала әле. 10 ата-ананың өчесе баласын яхшы сүз белән куандыра. Superjob тикшеренүләре шундый нәтиҗә ясаган. Моннан тыш, гаилә белән күңел ачу үзәгенә сәфәр кылу яки баланың берәр теләген чынга ашыру да – беренчелектә. Шулай ук ата-аналар баласына бүләкләр яки компьютер уеннары уйнарга һәм телевизор карарга рөхсәт бирү белән алдыра. Ә һәр тугызынчы гаиләдә укучыга уңышы өчен акча түлиләр.
Мәктәп ул – эш урыны. Җиренә җиткереп башкарган эшең өчен түләү, ягъни билге аласың. Яхшы укысаң – «бишле» һәм «дүртле»гә, әйдә ярарга укысаң, «өчле»гә риза бул. Укуга җәлеп итүнең түләүдән тыш мөһимрәк ысуллары да бар, әлбәттә. Бу исемлектән үзеңнән канәгатьлек һәм горурлануны сызып атарга ярамый. Һәрхәлдә нәкъ менә шундый «бүләк»ләргә риза булып, ничә буын үсте инде.
– Мәктәпкә үзем теләп, ихластан укырга дип йөрдем. Безнең чорда сыйныфташлар белән ярышып уку дигән нәрсә дә бар иде. Тырышып укырга, калганнардан ким-хур булмаска тырыштык, – ди өч бала әнисе, Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон. – Хәзер исә заманы да, балалары да икенче. Аларның укуга карашы да үзгәрми калмады. Шуңа күрә безнең гаиләдә кызыксындырулар бар. Моны гаеп эш дип атамас идем. «Уку елын яхшы билгеләргә тәмамлаганнары белән җәйге ялга барабыз», – диде әтисе. Шуңа да безнең гаиләдә мондый чаралар кулланыла һәм моның нәтиҗәсе бар кебек.
Билгеле ки, бала кечкенәдән үк бүләксез башкарырга тиешле бурычлары барлыгын аңларга тиеш. Акча яки бүләк беренче урында булмасын, бала мәктәптән «бишле» алып кайткан саен синең акча янчыгын бушатмасын. Тик менә уку елына, чиреккә нәтиҗә ясап бүләкләүне психологлар да хуплый. Авыр дип тапкан фәндәге уңышы өчен сөендерү дә начар түгел. Ата-аналарга бары тик шуны аңлау мөһим: белем алу белән кызыксынган бала мәктәпне бүләкләрсез дә тәмамлап чыгачак. Ә укырга теләге булмаган һәм мәктәпне бары тик дус-ишләре белән очрашу урыны итеп күргән баланың күңеле далада булачагы көн кебек ачык. Айсылу Лерон да шундый фикердә.
– Кызганыч, бүген яхшы уку бернинди гарантия дә бирми бит. Начар укып, яки бөтенләй укымыйча да «кеше» булып йөрүче яшьләрне күреп үсә балалар. Кулларына телефон тотып, теләсә нәрсә төшереп йөргән блогерларның ничек күтәрелеп китүләрен генә алыйк, – ди ул. – Аннары билге өчен генә уку дөрес түгел. Тормышта куллана алырлык белеме булмаса, аның яхшы билгесеннән генә ни файда?..
Уйлап карасак, «бишле»гә генә укучыларны дәүләт дәрәҗәсендә дә төрле ысуллар белән куәтләргә тырышалар. Мәсәлән, «отличник» һәм имтиханнарны югары балларга тапшыручыларның югары уку йортының түләүсез бүлегенә керү ихтималы зуррак. Ә яхшы укучы студентлар күбрәк стипендия ала. Әмма бу очракта балада инде җаваплылык хисе зуррак була һәм ул үз белеменең аңа нинди ярдәм китерәчәген аңлый. Татарстанның атказанган артисты, дүрт бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова да мәктәптә укучы балаларның яхшы билгеләре өчен түләүне дөрес адым дип санамый.
– Укыйсы бала болай да укый инде ул. Кемгәдер телефон, фатир алып бирсәң дә укымый. Без андый чараларны кулланмыйбыз. Кирәк дип тапмыйм да, әмма үземне үрнәк итеп куймыйм. Һәркемнең – үз кагыйдәләре, – дигән фикердә җырчы.
Укытучы киңәш итә
Бүгенге «бишле»нең хезмәте аз. Кемдер ясалма фәһемне белеп кулланган, кемдер партадашыннан күчергән булуы мөмкин. Мондый белем өчен бүләкләргә кирәкме соң? Казанда инглиз теле укытучысы булып эшләүче Зәлифә Сибагатуллинага шушы сорауны бирдек.
– Мәктәптә икенче елымны эшлим. Балаларны кызыксындыру бик авыр, чөнки аларның бөтен әйберләре бар. Кыйммәтле телефоны да, интернетка керә торган сәгате дә, хәтта кесәсендә акчасы да. Шуңа күрә ата-анага баланы “бишле” алырга мәҗбүр итү ай-һай кыенга туры килер, минемчә. Үзе кызыксынган бала болай да укый. Кирәк дип тапмаганы, каршында гармун тотып биеп йөрсәң дә, дәрес белән кызыксынмаячак, – ди ул.
Укытучыларга бала игътибарын җәлеп итәр өчен тир түгәргә кирәк. Китаптан мәгълүмат уку белән канәгать түгел ул. Интернетта утырып ияләнгән баланы 45 минут буе китап укытып, биремнәр эшләтеп, дәрес үткәрәм димә икән. «Алар бер биремдә озак туктала алмый. Тиз арада икенчесенә күчәргә кирәк. Экран белән эшләү мөһим. Презентация, видео, төрле интерактив уеннар кирәк. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларын кызыксындыру кыен», – ди Зәлифә.
Кайбер укытучылар уку елы башында ук укучыларга «бәхет» билетлары тарата икән. Мисал өчен, бер укучыга ел буена шушы фәннән бер тапкыр өй эше эшләмичә килергә мөмкин, икенчесенә бер тапкыр «икеле» куймаячаклар.
– Хәзер әти-әни билгегә зур басым ясый. «Икеле» өчен генә түгел, хәтта «дүртле» куйганга да аптырый. «Нигә минем балама шундый билге куйдыгыз?» – дип, укытучыны гаеплиләр. Ата-ананы баланың теманы аңлау-аңламавы түгел, ә көндәлегендәге билгесе күбрәк борчый, – ди укытучы.
Казанның 183 нче гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Алинә Җиһаншина исә балаларның мәктәптән һәм уку процессыннан читләшүен тәрбиягә дә бәйли. «Хәзер балалар башка дип уйлау дөрес фикер түгел», – ди ул.
– Алар да – безнең кебек үк балалар. Ата-ана тәрбияләү ысулларын гына белеп бетерми. Бала хәзер ата-анага чикләре турында искәртә, үзенең инде шәхес булуы хакында ассызыклый һәм ата-ана балага сүз әйтергә куркып тора. Ни өчен шулаймы? Балаларда ирек күбәйде. Ә аны без үзебез тудырдык. Теләгәнен алып биргәнгә, бала теләгәнне генә эшләгәнгә күрә шулай. Шуңа да балалар хәзер үз теләгенә ирешер өчен генә эшләргә һәм укырга әзер, – ди Алинә.
Сөйләшегез һәм ярдәм итегез! Укытучыдан киңәш шул. «Телефон, уенчыклар бирергә түгел, ә бәлки дәрес темасына туры килә торган уеннар уйнарга, музей һәм театрларга йөрергә, уку-укыту процессында бергәләп катнашырга кирәктер», – ди ул.
Сораштыру
Мәктәп тәмамлаганда, сезгә бүләк бирделәрме?
Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты (1979 елгы чыгарылыш):
– Хәзерге балаларга бүләк бирәләрдер, безгә булмады. Без инде өмет тә итмәдек. Заманасы да башка. Әти дә, әни дә – колхозчы. Алар ниндидер зур бүләк алып бирә алмаган. Укытучылар биргән бүләкләр бар иде. Гадәттә мәктәп директоры, класс җитәкчесе бүләк бирә торган иде. Берәр ручка, дәфтәр ише нәрсә булыр иде ул.
Гөлгенә Мәрдәнова, логопед (2016 елгы чыгарылыш):
– Без укыган вакытта, бүләк бирешүләр юк иде. Мәктәп тәмамлаган өчен әти-әнидән ниндидер бүләк сорауны күз алдына да китермим. Ул вакытта әти-әни кафеда бәйрәм үткәрер өчен биргән акча иң зур бүләк булгандыр. Дуслар, укытучылардан иң зур бүләк – аларга бәйле хатирәләр инде.
Фәнзилә Мостафина, журналист (2010 елгы чыгарылыш):
– Без укыганда мәктәпне тәмамлау уңаеннан ниндидер зур матди бүләкләр бирү модасы юк иде әле. Әллә инде сорый белмәдекме икән?..
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез