Татарстанда һава температурасы түбәнәюен дәвам итә. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итә.
Бүген, 25 августта, республикада явым-төшемнәр көтелми. Төнлә -
6-11, көнчыгыш районнарда 1-6 градус җылы, ә түбәнлекләрдә туфракта 0 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал. Көндез 16-21 градуска кадәр җылы булачак.
Шимбә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Төнлә - 3-8, көнбатышта 9-11 градус җылы булачак. Көндез 14-19 градус җылы булыр дип көтелә.
Якшәмбе көнне салкын һәм болытлы һава торышы көтелә. Төнлә - 3-8 градус, көнбатышта 11 градуска кадәр җылы, көндез җылылык 12-17 градустан артмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез