Кырлардагы эшләрнең иң кызган чагы. Хәзергә язгы культуралар 1 млн 395 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу планлаштырганның 79 процентын тәшкил итә. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, тиздән унлап районда эшләр төгәлләнәчәк. Инде беренчеләр дә бар. Узган ялларда Тәтеш аграрийлары чәчүне төгәлләде. Һава торышы уңай торган очракта, Кайбыч һәм Апас районнарында да эшләр берничә көндә төгәлләнәчәк.
Дым җитәрлек, кояш көтәләр. Кырлардагы хәлләрне берничә сүз белән аңлатып биргәндә, әнә шулайрак.
– Рәхәтләнеп, иркенләп эшләп китеп булмый әле. Бу бер-ике көндә тагын яңгырлар күрсәтә. Әле дә сибәләп тора, – диде Зәй районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. – Яңгырның зыяны юк анысы, мондый һава торышы бик яхшы. Чәчү бераз соңга кала калуын, тик шулай да кукуруздан кала башка бөртеклеләр, шикәр чөгендере туфракка кереп урнашты. Рапс, көнбагыш чәчәбез. Болар белән беррәттән корткычларга, чүп үләннәргә каршы чаралар алып барабыз, тукландырабыз. Суыклардан куркып торган идек, зур зыян сала торганы булмаса да, бераз салкын тиеп алган җирләр булды.
Ничек булса да, Сабан туйларына кадәр бөтен эшне төгәллисе. Зәйлеләр үз алларына әнә шундый бурыч куеп эшлиләр. Чөнки узган елдагы шикелле үк, кыр батырларына хөрмәт тә, игътибар да зурдан булачак.
– Быел беренче урынга чыккан кыр батырына «Лада Гранта» машинасы бүләк ителәчәк. Моннан тыш, 15 тырыш авыл хезмәтчәненә 50 шәр мең сум премия, 140 кешегә 5 әр мең сум, җитәкчеләргә һәм белгечләргә дә саллы бүләкләр әзерләнде. 15 кешегә дәүләт бүләкләре биреләчәк. Болар өчен район башлыгы Рәзиф Кәримовка зур рәхмәт, – диде Фәргать Камалиев.
Баулы районында 36 мең гектарга якын мәйданда чәчү планлаштырылган. Хәзерге вакытта 33 мең гектар тирәсе җирдә эшләр төгәлләнгән. Кукуруз һәм карабодайны гына җир куенына саласы бар.
– Чәчү план буенча бара, һава торышыннан да зарланып булмый. Шуңа күрә барыбызның да кәефләр шәптән, – диде районның идарә башлыгы Альберт Талипов. – Иң мөһиме – зыян китерерлек суыклар булмады. Яңгыр да җитәрлек күләмдә генә яуды. Хәзер инде кояш, җылы көтәбез. Яңгыр яуса да, зыяны булмаячак, чөнки Казан тирәсендә явып узган яңгырлар безгә бик эләкмәде. Сабан туена да әзерлек бара, мәйданга кунак булып барачак тырыш егетләребезнең исемнәре билгеле.
Кукмара – терлекчелек районы, шуңа күрә биредә терлек азыгы (кукуруз, күпьеллык үлән, борчак һәм башкалар) әзерләүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Сүз уңаеннан, министрлык мәгълүматлары буенча, быел республикада 3 млн 270 мең тонна сенаж, 3 млн 740 мең тонна силос, 317 мең тонна печән әзерләргә планлаштыралар.
– Бездә яңгыр бик күп, көненә 45 миллиметрлап яуды. Анысы бик яхшы, тик шул ук вакытта эшне бераз тоткарлый. Чөнки зур техника юеш кырларга керә, эшли алмый. Без башта суыклар булыр дип, бераз сабыр итеп торган идек. Аннан соң яңгырлар китте. Хәзергә эшнең якынча 70 проценты төгәлләнде. Ләкин Сабан туена кадәр тәмамлыйсы иде инде. Һава торышы яхшы торса, 7–10 көндә чәчеп бетерергә кирәк булачак, – диде идарә башлыгы Рәфак Хәлиуллин.
Чәчүдә беренчелекне алган район белән дә элемтәгә чыктык.
– Чәчүнең төп өлеше бетсә дә, вак-төяк эшләр калып килә әле. 31 майда һәр хуҗалыкны йөреп чыкмакчы булабыз. Безнең өчен сыйфат беренче урында тора, шуңа күрә барысы да җиренә җиткерелеп башкарылган булырга тиеш, – диде Тәтеш районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ирек Садриев. – Яңгырлар күп яуса да, ел башыннан бирле карасак, аның артыгы юк. Еллык норманы куып кына тоттык әле, чөнки кышын кар аз булды. Шуңа күрә без мондый һава торышыннан бик канәгать. Туфрак дым туплап кала алды.
Чәчү бетте дип, кырлардагы эшләрнең төгәлләнәсе юк анысы. Чәчү бетүгә аграрийлар терлек азыгы әзерләргә керешәчәк. Узган атнада Гостехнадзор, Россельхозцентр идарәләре белгечләре азык әзерләү комплексларының әзерлеген тикшерде. Алар белән беррәттән техникаларны, азык саклау урыннарын да карадылар. Актаныш, Алексеевск, Апас, Әтнә, Арча, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Алабуга, Минзәлә, Сарман, Тәтеш, Теләче һәм башка районнарда әзерлек югары дәрәҗәдә дип билгеләнде. Шул ук вакытта Югары Ослан, Менделеевск, Лаеш районнарында азык җыю техникаларын ремонтлап бетерәселәре бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез