Газетага язылу

Кырымда 29 кеше үлеменә китергән авиаһәлакәтнең сәбәбе билгеле

Ан-26 хәрби-транспорт самолеты һәлакәтенең сәбәбе кыяга бәрелү булган.

Бу хакта "Интерфакс" үз чыганагына сылтама белән хәбәр итә.

 "Самолет кыяга бәрелде", - дигән ул.

РФ Оборона министрлыгы Ан-26 Кырым өстеннән планлы очыш вакытында һәлакәткә дучар булуы хакында хәбәр итте. Министрлык мәгълүматлары буенча, алты экипаж әгъзасы һәм 23 пассажир һәлак булган.

Россия хәрбиләре хәбәр итүенчә, һәлакәт урыны эзләү-коткару төркеме тарафыннан табылган. "Самолетка зарарлы йогынты булмады. Һәлакәтнең башлангыч сәбәбе – техник төзексезлек", - диелгән РФ Оборона министрлыгы хәбәрендә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, Ан-26 белән элемтә 31 мартта Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә өзелгән. Самолет Кырым өстеннән планлы очыш ясаган булган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре