Газетага язылу

Кышка иң тәмле салатлар

Якыннарыгызны кышын файдалы һәм тәмле салатлар белән сыйлыйсыгыз киләме? Шулай икән, җәйнең соңгы аенда яшелчә-җимешне банкаларга «ябып куярга» иренмәгез. Төрле салатлар рәвешендәге яшелчәдә организм өчен кирәкле барлык файдалы витамин һәм минераллар саклана. Укучыларыбыз җибәргән түбәндәге рецептлар арасыннан күңелегезгә ошаганын сайлап алып, эшкә тотынсагыз, һич тә үкенмәссез.

Алма, керән һәм кишердән

Кирәк: 2 эре кишер, 2 әчкелтем эре алма, керән тамырының кечерәк өлеше.

Тозлык өчен: 1 литр су, 1,5 аш кашыгы тоз, ярты стакан шикәр комы, 2 чәй кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Кишер һәм керәнне юып чистартабыз һәм эре тишекле угыч аша чыгарабыз. Алманы юып, кабыгы һәм орлыкларыннан чистартып, шундый ук эре угычтан үткәрәбез. Яшелчә һәм алманы болгатып, банкаларга тутырабыз һәм өстенә кайнар тозлык агызабыз. Банкалар өстенә капкач куеп, сүрән уттагы сулы савытка урнаштырабыз. Ярты литрлы банкаларны – 10 минут, 1 литрлысын 15 минут тотабыз. Шуннан соң банкаларны капкач белән борып ябып, җылы әйбер астында суынганчы тотабыз.

Кыярдан

Кирәк: 4 кило кыяр, 3 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 1 баш сарымсак, 200 миллилитр үсемлек мае, тәменчә төелгән кара борыч.

Кыярны юып, калын телемнәргә турыйбыз. Сарымсакны пресс ярдәмендә изәбез. Кыярны кәстрүлгә тутырып, изелгән сарымсак, тоз, шикәр комы, үсемлек мае һәм аш серкәсе өстибез. Болгатып, бүлмә температурасында 40 минут тотабыз. Шуннан, утка куеп, кайнап чыкканнан соң, болгата-болгата, 25 минут кайнатабыз. Әзер салатны банкаларга тутырып, капкач белән борып ябабыз. Җылы әйбер белән каплап, суынганчы тотабыз.

Яшелчә белән мүк җиләгеннән

Кирәк: 1 стакан мүк җиләге, кечерәк кенә 1 кәбестә, 2 шалкан, 2 торма, 2 алма, 2 чәй кашыгы тоз, 1 баш сарымсак, 1 аш кашыгы әзер гәрчич (банка, тюбик яки шешәдәге әзер тәмләткеч), өстенә кою өчен алма согы.

Кәбестәне яфракларга аерабыз. Шалкан һәм торманы чистартып, юка гына итеп телемләп турыйбыз. Алманы кабыгы һәм орлыкларыннан чистартып, 6 өлешкә бүләбез. Сарымсакны тешләргә аерабыз. Кәбестә яфракларының яртысын эмальле яки пыяла кәстрүл төбенә җәябез. Өстенә, катламлап, мүк җиләгенең, шалкан, торма, алма, сарымсакның яртысын, 1 чәй кашыгы гәрчич салабыз. Шуларны тагын бер тапкыр шундый ук эзлеклелектә тутырабыз. Алма согына тоз салып, кайнатып чыгарабыз да яшелчә өстенә тулысынча күмелерлек итеп агызабыз. Бүлмә температурасында 4 тәүлек тоткач, салкынча урынга алып куябыз. Бер атнадан соң салат әзер була. Бик файдалы һәм тәмле!

Помидор, баклажан һәм татлы борычтан

Кирәк: 10 ар – баклажан, помидор, татлы борыч, башлы суган һәм сарымсак, ярты литр үсемлек мае, ярты стакан 9 процентлы аш серкәсе, 1 стакан су, 2 аш кашыгы тоз, тәменчә төелгән кара борыч.

Баклажанны (кабыгыннан чистартмасаң да ярый) кечерәк кенә кисәкләргә яки шакмаклап турыйбыз. Помидор, татлы борыч, суган һәм сарымсакны чистартып, иттарткыч аша чыгарабыз яки ваклап турыйбыз. Барысын бергә болгатып, су, үсемлек мае, тәмләткечләр һәм аш серкәсе өстибез. 20 минут пешерәбез һәм борыч сибәбез. Парландырылган банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз.

Гөмбә һәм татлы борычтан

Кирәк: 1 кило татлы борыч, 1 кило гөмбә, 700 грамм кишер, ярты кило башлы суган, 2 стакан үсемлек мае, тәменчә төелгән кызыл борыч һәм тоз.

Кишер һәм суганны – кабыгыннан, татлы борычны орлыгыннан чистартабыз. Гөмбәне юып-чистартып – кисәкләргә, суганны – ярым боҗра рәвешендә, татлы борычны озынча итеп турыйбыз, кишерне эре тишекле угыч аша чыгарабыз. Табага гөмбә һәм суган салып, үсемлек маенда 10 минут кыздырабыз. Кишер өстәп, тагын 10 минут кыздырып алабыз. Татлы борыч салып, тәменчә тоз сибәбез, борычлыйбыз. Өстенә калган үсемлек маен агызып, сүрән генә утта 30 минут тотабыз. Парландырылган банкаларга кайнар килеш тутырабыз. Полиэтилен капкач белән ябабыз. Суынгач, суыткычка алып куябыз.

Помидор һәм фасольдән

Кирәк: 3 кило помидор, 3 стакан фасоль, яртышар кило – баклажан, кишер, суган һәм татлы борыч, 1 баш сарымсак, 300 миллилитр үсемлек мае, стаканның өчтән бер өлеше күләмендә шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы әче борыч, 1,5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Фасольне бераз гына (яртылаш) пешереп алабыз да, тишекле чүмечкә салып, суын саркытабыз. Помидорны иттарткыч аша чыгарып, кәстрүлгә тутырабыз. Үсемлек мае, тоз, шикәр комы, әче борыч өстәп, кайнатып чыгарабыз һәм 15 минут пешерәбез. Шуннан, сарымсактан тыш, ваклап туралган яшелчә һәм фасольне өстибез дә сүрән утта 1,5 сәгать тотабыз. Пешеп чыгарга 15 минут кала, вак тишекле угыч аша чыгарылган сарымсак һәм аш серкәсе өстибез. Парландырылган банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз һәм өстенә җылы әйбер каплыйбыз. Суынгач, салкынчарак урынга алып куябыз.

Татлы борыч, помидор һәм дөгедән

Кирәк: 3 кило помидор, бер стакан тулыр-тулмас үсемлек мае, 1 кило башлы суган, 1 кило кишер, 1 кило татлы борыч, 2 стакан дөге (бераз гына пешереп), 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, чәй кашыгының өчтән бер өлеше күләмендә төелгән кара борыч, 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Суганны ваклап турап, үсемлек маенда 5 минут кыздырабыз. Угыч аша чыгарылган кишер өстәп – тагын 10 минут, аннары ваклап туралган татлы борыч өстәп тагын 10 минут кыздырып алабыз. Шуңа иттарткыч аша чыгарылган помидор салып, 45 минут пешерәбез. Шикәр комы, тоз, дөге өстәп, янә 15 минутка сүрәнрәк утка куябыз. Аш серкәсе салып болгатабыз. Парландырылган банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре