Кайбер эш бирүчеләр теге яки бу сәбәптән штатны кыскартырга мәҗбүр. “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстанда кемнәрне эштән җибәрергә ярамавын белешкән.
Кемнәр хисабына штатны кыскартырга ярамый?
– йөкле хатын-кызлар;
 – 3 яшькә кадәр бала тәрбияләүче хатын-кызлар;
 – 14 яшькә кадәрге баласын яки инвалид баласын балигълык яшенә кадәр тәрбияләүче ялгыз аналар;
 – инвалид баланың бердәнбер туендыручысы.
Моннан тыш штат кыскартылганда, түбәндәге категориядәге хезмәткәрләр эштән җибәрелмәскә мөмкин:
– инвалид хезмәткәрләр;
 – уйлап табучылар;
 – дәүләт сере булып торучы мәгълүматлар белән таныша алучы хезмәткәрләр;
 - югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә ия булучылар;
 - ике һәм аннан күбрәк кешене туендырып-карап торучылар;
 - әтисе чакырылыш буенча хезмәт итүче баланың әнисе;
 - гаиләдә бердәнбер туендыручы;
 - производствода имгәнгән яки җәрәхәтләнгән хезмәткәрләр;
 - эш бирүче өчен кирәкле программа буенча квалификациясен күтәрүчеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез