Вице-премьер фестивальнең уңышлы җәйге сезондан үсеп чыгуын һәм традицион кыйммәтләрне: гаиләне, кече Ватанга мәхәббәтне һәм күршеләрчә яшәүне ныгытуга юнәлтелүен ассызыклады. Ул аеруча катнашучылар арасында балаларның да, махсус хәрби операциядә катнашучыларның да булуын билгеләп үтте.
Ләйлә Фазлыева шулай ук грантларны 1 миллион сумга кадәр арттыру логикасын аңлатты: кышкы бәйрәмнәр махсус оештыру, җылылык, яктырту һәм куркынычсыз бизәлеш таләп итә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанның 30 районыннан 49 команда үз проектларын тормышка ашыру өчен грантлар алачак. Беренче чаралар инде 20 декабрьдә башланып китә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез