Балык. Скумбрия, сөләйман балыгы Омега-3, Омега-6 витаминнарына бай ризыклар санала. Аларны кыздырып та, тозлап та ашарга мөмкин. Ничек тә файдасы тияр.
Авокадо. Ашкайнату системасы эшчәнлеге бозылган очракта бу җимеш аеруча файдалы. Ул кешене активрак һәм эшкә сәләтлерәк итә.
Банан. Бу җимештә бәхет гормоны – серотонин бар. Шуңа күрә, банан ашап, депрессиядән котылырга, ярсуны басарга мөмкин. Бананда булган калий, Е витамины йөрәкне ныгытырга, картаюны тоткарларга булышачак.
Кәбестә. Кышын бу яшелчә һәр өстәлдә булырга тиеш. Ул иммунитетны ныгытырга һәм эчәклек микрофлорасын яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Чөгендер. Кан басымын көйли, энергия өсти, организмны чистарта – болар барысы да чөгендер турында. Аны салатларга кушып та, атнага бер тапкыр үзен генә пешереп тә ашарга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез