Казанда ачылган "Россия-Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек" халыкара форумында илнең 57 төбәгеннән һәм 24 чит илдән 5,5 меңнән артык кеше катнаша.
"Кытай компанияләрен биредә бик күп юнәлешләр, аерым алганда, сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармаклары кызыксындыра, – диде Кытай эшкуарларының Россиядәге берлеге рәисе Чжоу Лицюнь. – Биредә Кытай автомобильләренең күп төрле модельләре дә тәкъдим ителде. Автомобиль сәнәгате вәкилләрен, шул исәптән, КАМАЗ белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Форум Кытай-Россия хезмәттәшлеге кысасында Татарстан белән дә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк дип ышанабыз. Җыенны киләсе елда да үткәрергә тәкъдим итүләрен хуплыйбыз һәм бу мәсьәләдә актив хезмәттәшлек итәчәкбез".
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез