Газетага язылу

Кытай киметкәннән без интегәбез

Федераль газеталарның берсе «Китайский импорт испортил перспективы российскому бюджету» дигән язма бирә. Эш шунда: чиннар ел уртасына нефть сатып алуны 32 процентка киметкән. Моңарчы Азия гиганты үз ихтыяҗларыннан да артыграк углеводородлар сатып ала һәм аларны саклауга куя иде. Ул стратегия үзен аклады. Фарсы култыгында бомбалар ата башлагач, Пекин югалып калмады, чөнки стратегик запаслары җитәрлек иде.

 

Кытай икътисадының акрынаюы чималга ихтыяҗны киметте. Танырга кирәк: чиннар альтернатив энергиядән файдалану юнәлешендә дә лидерлыкны үз кулларында тота. Иң күп кояш панельләре шунда җитештерелә (дөньяда җитештерелгәннең 80–90 проценты), дөньяда сатылган 10 электромобильнең 6–7 се Кытай өлешенә туры килә. Бу факторлар барысы бергә җыелып, казылма ягулыкның киләчәктә әһәмияте кимеячәген аңлата. Һәм Пекин стратегияне үзгәртте: запаска нефть җыю туктатылды.

 

Россия бюджеты исә кара алтын бәясенә һәм сум курсына үлчәп тегелгән. Нефть бәясе күтәрелү федераль бюджетка ярыйсы ярдәм булды: дефицит үсеше темплары акрынайды. Чин импорты белән Россия бюджеты арасында туры пропорциональ бәйләнешне тоясыздыр. Кара алтын бәясе кытайлар «гаебе» белән йөгәнләнә. Бюджет дефицитын каплауның бер генә юлы кала: облигацияләр сату. Әмма бурыч кәгазьләрен сату да биек коймага төртелеп ята: банкларда облигация сатып алырлык акча юк. «Саклык банкы»ның финанс директоры Тарас Скворцов ачыктан-ачык: «Россия банкларының хәзерге мизгелдә федераль заем облигацияләрен сатып алырга акчалары юк», – дип әйтә.

 

Банкларда ликвидлык кризисы халыкның массакүләм рәвештә депозитлардагы акчасын ала башлауга да бәйле. Банкирлар кулында ирекле акча күп булмый бит инде ул. Кергән сумнарны кредит итеп өләшеп бетерәләр. Хәзерге вазгыятьтә: а) кредитын кайтармаучылар арта, б) банкка акча салучылар кими, в) салган акчаны алырга теләүчеләр ишәя. Болар барысы да банк кризисына таба этә. Wildberries складларына дроннар һөҗүме чыгарган янгыннар бурычын түләмәүчеләр санын үстерәчәк. Акча табуның бердәнбер диярлек ысулы булып аны басу калачак. Ә бу гиперинфляция белән яный.

                           

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре