Кытайга юл: РОСТКИ форумы ниләр белән истә калды?

Ике көн, ун меңнән артык катнашучы һәм Татарстан күпере. Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара икътисадый форумы төгәлләнде. Җыенда кат-кат искәртүләренчә, төбәкләр ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертә. «РОСТКИ» – моның ачык мисалы. Аның киләсе елда кайчан узачагы да билгеле.

Форумның пленар утырышында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов билгеләп үткәнчә, күп еллар дәвамында Кытай Россиянең әйдәп баручы тышкы сәүдә хезмәттәше булып кала.

– Шунысы да мөһим: әлеге багланышлар ышанычка, үзара хөрмәткә нигезләнә һәм киң колачлы стратегик хезмәттәшлек булып тора, – диде ул.

Министр сүзләренә караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча ике ил арасындагы товар әйләнеше, рекорд куеп, 245 миллиард долларга җиткән. «Озак вакытка исәпләнгән проектлар илләр арасындагы хезмәттәшлекнең нигезен тәшкил итә. Әһәмиятле Россия–Кытай инвестиция проектлары исемлегендә гомуми бәясе 130 миллиард доллардан артып киткән 63 тәкъдим бар. Алар металлургия, химия, радиоэлектроника, автомобиль һәм фармацевтика сәнәгатьләренә бәйле уртак мәнфәгатьләргә кагыла», – дип билгеләп  үтте Антон Алиханов.

«РОСТКИ» форумы, үз чиратында, Кытай белән уртак эшне көчәйтүдә үзенчәлекле мәйдан булып тора. Бу хакта утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

– Без инде өченче тапкыр җыелабыз. Бу вакыт эчендә чара үзен Кытай белән инвестиция проектлары, машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, мәгълүмат технологияләре, логистика, мәгариф, мәдәният һәм туризмны да кертеп, төрле юнәлешләр буенча уртак эшне көчәйтү өчен үзенчәлекле мәйдан буларак күрсәтте, – диде ул.

Аның фикеренчә, чараның төп бурычы – Россия һәм Кытай төбәкләре арасында сәүдә, икътисадый, фәнни, социаль һәм мәдәни элемтәләрне үстерү. «Форум кысасындагы очрашулар – уртак эшкә йомгак ясау, агымдагы проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышу һәм киләчәккә өстенлекле бурычларны билгеләү өчен яхшы мөмкинлек», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, соңгы елларда дүрт йөз елдан да артык тарихы булган Россия–Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте.

– Безнең хезмәттәшлек күп гасырлык дуслык, тигез хокуклылык һәм стратегик хезмәттәшлеккә корылган. КХР Рәисе Си Цзиньпинның 2024 елның октябрендә Казанга БРИКС саммитына килүе безнең илләр арасындагы үзенчәлекле, күпкырлы һәм үзара файдалы элемтәләрнең ачык мисалына әверелде. Ә быел сентябрь башында Россия Президенты Владимир Путинның Кытайга визиты стратегик хезмәттәшлек үсешенә яңа этәргеч бирәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек зур өлеш кертә. «Узган форум кысасында республикада Россия–Кытай багланышларын үстерүгә багышланган берничә мөһим чара узды. Төп вакыйгаларның берсе – КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин катнашындагы «Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек буенча Советның V утырышы», – дип искә алды Татарстан Рәисе.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанның Кытай провинцияләре белән сигез килешүе имзаланган. «Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше, рекорд куеп, 3,3 миллиард доллардан артып китте. Уртак проектлар артуын да күзәтәбез. Соңгы елларда Кытай Татарстан икътисадында төп чит ил инвесторы булып тора», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Пленар утырышта катнашкан Кытайның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Чжан Ханьхуэй әйтүенчә, дөньядагы вазгыятькә карамастан,  Россия–Кытай мөнәсәбәтләре тотрыклы үсешне саклап кала.

Пленар утырышка кадәр Рөстәм Миңнеханов Чжан Ханьхуэй белән очрашу да үткәрде. «Безнең дустанә һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен «РОСТКИ» форумын булдыру турында карар кабул ителгән иде. Ул инде өченче тапкыр уза. Без әлеге мәйданчыкка ихтыяҗ булуын һәм аның яңа проектлар үсешенә ярдәм итүен күрәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Кытайның Россия Федерациясендәге илчесенә Татарстанның КХР белән хезмәттәшлеген ныгытуда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Чжан Ханьхуэй «РОСТКИ» форумын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада Кытай бизнесын җәлеп итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Илче Татарстанда Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәген булдыруны (ул форум көннәрендә ачылды. – Ред.) мөһим вакыйга дип атады.

Форумның киләсе елда кайчан узачагы да билгеле. «Без дөрес юлдан барабыз дип ышанабыз. Иң мөһиме: бу мәсьәләдә тулысынча аңлашу бар», – диде Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ»ның киләчәктәге мөмкинлекләре турындагы  сорауга җавап биргәндә. Форумда катнашучылар киләсе елда шушы ук урында 17–18 августта очрашырга сүз куешты.

«РОСТКИ» III Халыкара форумы саннарда:

33 ил

Илнең 60 төбәге

Кытайның 26 административ бүлеге

70 сессия

450 дән артык матбугат чарасы вәкиле

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре