Лаеш муниципаль районы V чакырылыш Советының беренче утырышында депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Илдус Зарипов кандидатурасын муниципалитет башлыгы вазифасына хупладылар.
Кандидатураны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте, бу тәкъдимне утырышта ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрид Абдулганиев яңгыратты. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советының VII чакырылыш депутаты, АО «Казан май комбинаты» директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин һәм ТР Рәисе территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин катнашты.
Илдус Зарипов депутатларга һәм республика җитәкчелегенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. «Муниципаль берәмлек башлыгы вазифасы – бу, беренче чиратта, халкыбыз алдында зур җаваплылык. Сезнең ышанычны аклау өчен барлык көчемне куярмын», – диде ул.
Зарипов Лаеш районына 2020 елдан бирле җитәкчелек итә.
Моннан тыш, депутатларның бертавыштан карары белән, район башлыгы урынбасары итеп, Татьяна Бурганова сайланды. Аның җирле үзидарә органнарында эшләү буенча зур тәҗрибәсе бар һәм ул муниципалитетның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләрен контрольдә тотачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез