Лагерьда балалар агуланганнан соң җинаять эше кузгатканнар

Киров өлкәсенең тикшерү органнары, Оричевск районында рөхсәтсез ачылган җәйге лагерьда ял иткәннән соң берничә баланың авырып китүе сәбәпле, җинаять эше кузгаткан. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Лагерь мәгълүматларына караганда, анда ял иткән дүрт бала эчәк инфекциясе билгеләре белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Бер кыз хастаханәгә озатылган.
Киров өлкәсе прокуратурасы лагерьның эшчәнлеген тикшерә башлаган. Ведомство хәбәр иткәнчә, балаларга кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелгән. Хәзер аларның сәламәтлеге һәм гомеренә берни янамый.
Лагерьның шәхси йортта урнашуы ачыкланган. Аны оештырган шәхси эшмәкәр бернинди дә закон таләпләрен үтәмәгән. Лагерь балаларны ял иттерү һәм савыктыру оешмаларының төбәк реестрына кертелмәгән, контрольлек органнарына аның эшчәнлеге турында хәбәр ителмәгән.
Хәзерге вакытта лагерьның эшчәнлеге туктатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре