– Дини кеше ул. Күрәсең, миңа гашыйк булып, хисләрем белән бераз уйнап алырга теләгәндер. Гадәттә, кешеләр очрашып кына йөри, ә дини кешеләр никахлашып өйләнешә. Соңрак, чын йөзен яшерү өчен, кайберәүләрнең бизнеста, шәхси тормышта диннән файдалануларын аңладым. Дини кешеләргә таянырга мөмкин, дип уйлый идем мин. Ир туганнарыма да, аның кебек булыгыз, дип гел әйтә килдем. Барысын уртага салып сөйләшеп, аерылышканнан соң да бик авыр булды. Барысын да биредә сөйли алмыйм. Гүя йөрәккә берьюлы 5-6 пычак белән кададылар, – дип үпкә-сагышлары белән уртаклашкан Ләйлә Дәүләтова.
Шагыйрә 2023 елда икенче тапкыр кияүгә чыккан. Узган елда ире белән аерылышуы турында мәгълүм булды. Ләйләнең беренче никахтан кызы бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез