Газетага язылу
  • Фото: ясалма фәһем

Лайм белән җиңелчә кыяр тозлау ЫСУЛЫ

Сиринә Гыйниятова рецепты

Кирәк: 1,5 кг кыяр, бер бәйләм таҗлы укроп, 4–5әр данә түгәрәк кара һәм хуш исле борыч, 4–5 бөтнек яфрагы, 4 лайм, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 3,5 аш кашыгы тоз.

Түгәрәк борычны шикәр комы һәм тозның бер өлеше (2,5 аш кашыгы) белән җиңелчә генә төябез. Лаймны юып, кабыгын  вак тишекле югыч аша чыгарабыз да тозлы-борычлы катнашмага өстибез. Йомшагының согын сыгабыз. Укроп һәм бөтнек сабакларын ваклап турыйбыз. Кыярны озынча кисәкләргә турап, шикәр комы, тоз һәм лайм кабыгы катнашмасын сибәбез, лайм согын бөркибез дә болгатабыз. Өстенә калган тозны һәм туралган яшел тәмләткечләрне сибеп, барысын бергә болгатабыз. 30 минуттан соң җиңелчә тозлы кыяр әзер булачак. Табынга куяр алдыннан кыярдагы тозны һәм яшел тәмләткечләрнең күпчелек өлешен коеп төшерәбез. Бик тәмле!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре