– Сез бит – Казанда, Иске Татар бистәсендә туып үскән кыз. Анда яшәгән кешеләр белән аралашканым бар, бик сагынып, ул вакыттагы мохитне юксынып сөйлиләр. Сездә нинди хатирәләр саклана?
– Мин туып үскән бистә ул заманнарда «Калинин бистәсе» дип йөртелә иде. Әти-әнием чыгышлары белән Мамадыш районындагы Тәкәнеш авылыннан. Сугыш беткәч, әтием Казанга кайтып урнашкан. Әниемне абыйсы шәһәргә алып килгән. Бер авыл кешеләре булгач, бер-берсен беләләр бит инде. Казанда очрашып, кавышырга сүз бирешәләр һәм әтием Рафаил белән әнием Нурҗиһан озак та узмый матур гына гаилә коралар. Бистәдәге йортларны «сипушка» дип йөртәләр иде. Авыл кешеләре аларны бер-берсенә ярдәм итешеп күтәрә иде. Таң атканчы мичен дә чыгарып өлгерсәң, ул йортны сүтмиләр, анда яшәү хокукың була. Мин менә шул кечкенә генә «сипушка»да туып үстем. Казан кызы булсам да, миндә авыл җаны утыра. Чөнки бистәдә барысы да – авылдан килгән кешеләр бит. Мал-туарын да асрыйлар, бакчада алмагачлар, яшелчәсе үсә. Нәкъ авыл тормышы инде, шуңа мин үземне шәһәр кызы итеп тоймыйм да.

– Сез бик тыйнак, беркайчан да «мин!» дип, алга атылып чыгарга ашыкмыйсыз. Шундый холкыгыз белән сезне сәхнә ничек үзенә тартып ала алды?
– Үзем дә аптырыйм. Мин балачактан хыялый булып үстем. Әти-әнием дә сәхнәгә битараф кешеләр түгел иде. Безнең бистә клубына күчмә театр еш килде. Без аларның бер генә спектакльләрен дә калдырмадык. Бистәбез белән карый идек. Шулкадәр халыкчан, күңелне эретә торган спектакльләр күрсәтәләр иде. Үзем дә хыялый булгач, җаным белән сәхнәгә тартылганмындыр инде. Ул спектакльләр мине сихерләгән, күрәсең. Әти-әни Камал театры спектакльләренең дә бер премьерасын калдырмады. Өйдә утыра торган кешеләр түгел иде. Бервакыт Илһам Шакиров концертына барып әсәрләнеп кайттылар. Аның тавышына мөккибән китеп: «Каян килде икән ул егеткә шундый тавыш?» – дип, озак кына сөйләшеп утырганнары истә.
– Алай булгач, сезнең артист булу теләгенә дә каршы килмәгәннәрдер?
– Юк, каршы килмәделәр. «Укырга керә алырсыңмы икән, танышларыбыз да юк, булыша алмыйбыз», – дип кенә курыктылар.
– Имтиханны кем кабул итте?
– Без башта мәктәпне бетергәнче әзерлек курсларына йөрдек. Аны Асия апа Хәйруллина, Шәхсәнәм Әсфәндиярова алып барды. Асия апа минем шигырь укыганымны яратты, телең чиста, дип әйтә иде. Без Марсель Сәлимҗанов курсын тәмамладык. Имтиханнар вакытында Камал театры Мәскәүгә гастрольгә китте. Шуңа имтиханнарны Марсель абый үзе түгел, Ширияздан Сарымсаков алды. Ширияздан абый гаҗәеп кеше иде. Укыганда да имтиханнар вакытында җанын ярып бирердәй булып безгә ярдәм итә иде.

– Күчмә театр спектакльләрен карап үскән кыз үзе дә шунда эшли башлый бит. Буранда да, яңгырда да авыллар буйлап йөрү җиңел булмагандыр...
– Иркәләнеп, назланып, бөтен шартлары булган фатирларда үскән бала түгел бит мин. Мичен дә ягарга туры килде, ерактагы рус бистәсеннән көянтә-чиләкләр белән су да ташыдым. Күчмә театрга килеп эшли башлагач та авырлык сизмәдем. Андый чаклар булса да, ул онытыла иде. Чөнки безне, кая барсак та, халык көтеп тора, үзебезнең кирәк икәнлегебезне тоя идек. Салкынына да, буранына да түздек. Туңган вакытлар да, буран күмеп китеп, кырда кунып калган чаклар да булды. Иртән юл ачарга килгән тракторлар безне казып чыгара иде. Ул авырлыклар сагындырып искә төшә. Җырдагыча: «Авырлыклар белән тормыш матур».

– Артистлар: «Барлык рольләрем дә кадерле, кулдагы бармаклар кебек», – дип әйтергә яратса да, барыбер күңелгә иң уелып калганы буладыр ул. Сезнең бармы шундый ролегез?
– Андый рольләрнең берсе – Туфан абый Миңнуллин әсәре буенча «Кырларым, тугайларым» спектаклендә Мөслимә образы. Ул күңелемә шундый якын булды. Дөньяга һәркем бәхетле булырга туа. Ләкин тормыш шулкадәр катлаулы. Кайвакыт кирәкмәгән, ямьсез юлга кереп киткән чаклар була. Анда керергә ярамаганын да беләсең, җаның адашып йөриме шунда. Мөслимә шундый образларның берсе иде. Ул аракыны үз итә. Эчкечелеккә бирелгән хатын-кыз өчен аннан да зур фаҗига юк. Мин, аны кызганып, күпме күз яше түккәнмендер, бик бирелеп уйнадым. Кешеләр адашмасын иде, гомерләребез болай да кыска бит.
– Сез яшьтән үк әбиләр рольләрен башкарасыз. Кайбер хатын-кыз артистлар, инде урта яшькә җиткәч тә, өлкән кеше ролен уйный башлауны бик авыр кичерә. Сез ничек кабул иттегез?
– Марсель Сәлимҗанов диплом эше итеп Таҗи Гыйззәт әсәре буенча «Ташкыннар» спектаклен әзерләде. Ул бик уңышлы килеп чыкты. Камал театрында өч көн күрсәтергә дип килешкән идек, тамашачы соравы буенча тагын ун көн дәвам итте. Марсель абый һәрберебезнең ролен шулкадәр әйбәт итеп куйган иде. Мин спектакльдә егет-кызларның әниләре – Гөлниса ролен башкардым. Марсель абый үзе дә сизмәстән, әбиләрне уйнарга туры килгәндә югалып калмаска кирәклеген, әби халәтенә керә белү сәләтен училищеда ук минем күңелемә салган, күрәсең. Студент вакытымда ук ул миннән әби ясап чыгарды инде. Аңа һич кенә дә үпкәләмим, рәхмәтле генә.
– Сез бит – бик матур, моңлы тавышлы артист. «Кошның да үз оясы була» спектаклендә «Мөнәвәрә җыры»н башкаруыгызны өлкән буын яхшы хәтерли. Аннары ул «Туй күлмәге» дигән исем белән бик популярлашты.
– «Кошның да үз оясы була» спектакле Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы буенча эшләнде. Сценариен театрыбызның ул вакыттагы директоры Мансур абый Шиһапов язды. Ул нефтьчеләр тормышына багышлана. Мөнәвәрә сөйгән егете Арсланны солдат хезмәтенә озата. Ул озак кына кайтмый, хәбәре дә булмый. Инде Мөнәвәрә кияүгә чыккач, баласы да тугач, Арслан кайтып төшә. Алар очраша, тик инде соң була. Арслан Мөнәвәрәнең сеңлесенә өйләнә. Җыр спектакльнең тәэсир итү көчен арттыру өчен язылды. Безнең халык җыр ярата бит ул. Мәсгут абый Имашев бер-ике көн безнең репетицияләрне килеп карады да Мансур абый Шиһапов сүзләренә көй язды. Халык җырны бик яратып кабул итте. Спектакль беткәндә дә кабат шул җырны куялар иде. Халык, чыгып барган җиреннән туктап, яңадан утырып тыңлый һәм җыр беткәч кенә кайтып китә иде. Мәсгут абыйның бөтен җырлары моңлы бит аның. Исламия апа Мәхмүтова җырлый торган «Кыр казлары артыннан» җыры гына да нинди бит! Тыңлап туеп булмый!

– Ләлә апа, бүген сез яңа бинада, Казанның нәкъ үзәгендә иҗат итәсез. Ияләштегезме инде?
– Безнең күчмә театрыбыз заманында Камал театрының филиалы буларак барлыкка килгән. Кәрим Тинчурин аны театр сәнгатебезне авыл халкына да якынайту теләге белән 1933 елда оештырып җибәрә. Авыл кешеләре бүген бик ерак районнардан да театр карарга килә ала. Ә ул заманда мөмкинлекләр башка булган бит. Кәрим Тинчурин кабызган утны сүндермичә, без шушы көнгә килеп җиттек. Казабызның нәкъ үзәгенә, сәнгатебезнең йөзек кашы булган Камал театры эшләгән бинага күчкәнебезгә сөенәм. Бу – бик зур ышаныч бит инде, зур дәрәҗә. Димәк, безнең хезмәтебез юкка булмаган. Яшьләребез шушы бинада эшләүләренә сөенә, монда мөмкинлекләр зур, диләр. Иксез-чиксез сәхнә, ялт иткән утлар. Элек эшләгән бинабыз да искиткеч иде. Ул минем күңелемнән мәңге чыкмаячак. Якын кешемнән аерылган кебек хис итәм үземне. Аннан китү бик авыр миңа, 40 елга якын гомер, иң матур мизгелләр шул бинада узган, иң матур рольләр шунда уйналган бит.
– Әле үзегезгә дә алга таба иҗат итәргә язсын. Театр «Әни килде» спектаклен чыгарырга әзерләнә бит. Баш режиссер сезгә Ана ролен бирде.
– Бер яктан бик шатлыклы вакыйга. Мин рольләр бүленеше турындагы карарны укыдым да баскан урынымда катып калдым. Әни образын беренчеләрдән булып Камал театрында Галимә апа Ибраһимова башкарды. Озак еллар уйнадылар, бик уңышлы спектакль иде. Аннары безнең театрда куелды. Бездә дә аны Марсель абый Сәлимҗанов куйды. Әнине йөрәк түрләренә үтеп керә торган итеп танылган артистыбыз Исламия апа Мәхмүтова уйнады. Соңрак бу спектакль яңадан Камал театры сәхнәсенә кайтты. Әни ролен бу юлы бик сәләтле, гүзәл актрисабыз Наилә апа Гәрәева башкарды. Һәм менә алардан соң мин уйнарга тиеш. «Шундый артистлардан соң мин нишләрмен икән?» – дим. Режиссерыбыз Айдар Тәлгатовичка бик зур рәхмәтлемен. Миңа ышанып, шундый зур роль тапшырды. Хәзер инде Аллаһымнан шул ышанычны аклый алырлык саулык бирүен сорыйм.
– Бүген театрда ничә ролегез бар?
– Хәзергә минем ролем берәү. «Бәхет хакы» спектаклендә уйныйм. Аны режиссер Рамил Фазлыев бик матур куйды. Без аның белән бик яратып, аңлашып эшләдек. Рольне ачарга ярдәм итеп, спектакльне җиренә җиткереп чыгарды.
– Кемдер олыгаюны, рольләр кимүне авыр кичерә, үпкәләүче артистлар да була. Сез ничек кабул итәсез?
– Беркемгә дә үпкәм юк. Бу бит – тормыш, табигый хәл. Кеше дөньяга килә, үсә, эшли. Бернәрсә дә мәңгелек түгел. Мин үземне хәзер баеп бара торган кояш халәтендә хис итәм.
– Бүген янәшәгездә сезгә кемнәр терәк?
– Минем янәшәмдә – кызым Айгөлем. Мин үз тормышымны аңардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Ярый әле ул бар, дим. Бер уйласаң, ул миңа таянырга тиеш инде, мин бит – аның әнисе. Ләкин хәзерге вакытта мин аңа таянам. Ул миңа шундый акыллы киңәшләр бирә. Ике оныгым үсеп килә. Берсенә – 15 яшь, икенчесенә – 12. Алар да миңа, авырып китсәм дә: «Дәү әни, нәрсә булды, сиңа нәрсә китерик?» – дип торалар.

– Бу – сезнең кызыгызга тәрбия бирү нәтиҗәсе дә...
– Шулайдыр инде. Күчмә театрда эшләгәндә, мин кызымны әти-әнигә калдырып чыгып китә идем. Икешәр айга чыгып киткән вакытлар бар иде. Бервакыт кайттым, кызым танымады, ятсынып елап җибәрде. Шундый вакытлар да булды.
– Сезнең өчен бу дөньяда иң мөһим әйбер нәрсә?
– Сәламәтлек. Мин тамашачыма да нык сәламәтлек телим. Тормышыбыз матур, җитеш, имин булсын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез