Газетага язылу

Лавров һәм Ушаков Согуд Гарәбстанына АКШ вәкилләре белән очрашуга китә

Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков дәүләт башлыгы Владимир Путин кушуы буенча бүген Эр-Риядка китә. Алар анда АКШ вәкилләре белән очрашачак. Президентың матбугат секретаре Дмитрий Песков шул хакта сөйләп үтте, дип яза “РИА Новости”.

“Президент Владимир Путин кушуы буенча тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков бүген Эр-Риядка очачак. Сишәмбе көнне алар Эр-Риядта Америкадан килгән вәкилләр белән очрашу уздырачак. Очрашу иң элек Россия белән Америка арасындагы барлык мөнәсәбәтләрне торгызуга багышланачак, – дип билгеләп үткән Песков. – Иртәгә – сишәмбе көнне, шул исәптән ике президентның очрашуы буенча да фикер алышу көтелә.”

Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, Россия делегациясе Эр-Риядта Якын Көнчыгыштагы вазгыятькә бәйле мәсьәләләрне карарга әзер булуын да әйткән. Кремль вәкиле билгеләп үткәнчә, Согуд Гарәбстаны Россия белән АКШ арасындагы элемтәләрне торгызу өчен сайлап алынган, чөнки бу ил ике якны да канәгатьләндерә.

Моннан тыш яклар Украинадагы хәлләрне җайга салу буенча сөйләшүләр дә уздырырга мөмкин. Әлегә исә, Песков әйтүенчә, махсус хәрби операция дәвам итә, ә аның ничек баруы яхшы мәгълүм.

Дмитрий Песков Көнбатыш илләре брендларының Россиягә кайту ихтималы турындагы хәбәрләргә дә тукталып үткән. “Көндәшлек нигезендә, әлбәттә, кире кайта, Россия җитештерүчеләре белән көндәшлекне дәвам итә алачаклар. Мондый көндәшлек кулланучылар мәнфәгатендә булачак”, – дигән ул.

Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, дәүләт секретаре Марко Рубио җитәкчелегендәге Америка делегациясе Россия һәм Украина ягы белән очрашу өчен Согуд Гарәбстанына очкан да инде. Анда, Рубиодан тыш, Кушма Штатлардан ил иминлеге буенча ярдәмче Майк Уолтц һәм Якын Көнчыгыш буенча махсус илче Стив Уиткофф булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре