Россия Украина белән конфликтны җайга салуның барлык аспектлары буенча үз позициясен бәян итеп меморандум әзерләде һәм аны 2 июньдә, киләсе дөшәмбедә Истанбулда планлаштырылган турыдан-туры сөйләшүләрнең икенче раунды барышында тәкъдим итәргә әзер. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров хәбәр итте.
Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы сүзләренчә, ике ил делегацияләре арасында яңадан торгызылган сөйләшүләрнең беренчесе 16 майда АКШ, Согуд Гарәбстаны һәм Төркия ярдәме белән узды. Истанбулдагы очрашу барышында яклар үз позицияләрен теркәүче документлар әзерләргә килештеләр, шулай ук «1000гә 1000» форматында әсирләр белән алмаштылар.
Лавров Россия ягы тиешле меморандумны оператив рәвештә эшләде һәм аны Украина вәкилләренә тапшырырга гына түгел, ә аның барлык пунктлары буенча аңлатмалар бирергә ниятли, дип ачыклык кертте. РФ делегациясен, элеккеге кебек үк, Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкләячәк.
Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Төркиягә сөйләшүләргә мәйданчык биргән өчен һәм тышкы эшләр министры Хакан Фиданга илнең арадашчылыкны дәвам итәргә әзерлеген раслаганы өчен рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез