Лениногорск районы Югары Каран бистәсе тирәсендәге “Алмакай” ат утары территориясендә, “Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты буенча, “Аударыш” дигән ат спорты ярышлары узган. Бу хакта район советы аппараты хәбәр итә.
“Ярышта катнашучыларның гәүдә авырлыгын үлчәп, жирәбә салганнан соң “Аударыш” ат спорты ярышларын башлап җибәрдек. 10-15 минут эчендә көндәшен иярдән сөйрәп алып, җиргә сикереп төшәргә мәҗбүр иткән батыр җиңүче булып санала”, – дип аңлатып үтелгән аппаратта.
Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Тукай районнарыннан, шулай ук Башкортстаннан, Алтай краеннан 30лап кеше катнашкан. Алар атта йөрү һәм көрәш буенча көч сынашкан. Кунакларны җирле кымыз белән сыйлаганнар.
“Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты ярдәмендә халыкка актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен елдан-ел зуррак мөмкинлекләр ачыла. Илдә массакүләм спорт чаралары даими уздырыла, һәркемнең өе янәшәсендә үк күнегүләр өчен инфраструктура яңартыла. Физик әзерлек дәрәҗәсен тикшереп карау өчен ГТО комплексы нормативларын бушлай тапшырырга мөмкин. Профессиональ һәм балалар-яшьләр спортын үстерү максатында стадионнар, күп функцияле комплекслар һәм мәктәпләрне реконструкцияләү, җиһазлау, төзү буенча программалар күздә тотылган.
Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез