Газетага язылу

LG компаниясе Россия базарына кире кайта

Көньяк Кореянең 2022 елда Россия базарыннан киткән LG Electronics компаниясе янә Роспатент оешмасында теркәлүгә заявка тапшырган.

Әмма инде башка бренд белән. Компания продукциясе хәзер “Express Fill” дип аталачак. “РИА Новости”, ведомство мәгълүматларына таянып, шул хакта яза. Компания Россиядә яңа бренд белән, элеккечә үк, көнкүреш техникасын, кухня өчен приборлар, шулай ук сәнгәгатьтә җитештерү өчен җиһазлар сатачак. Исегезгә төшерәбез: 2022 елның язында компания үзенең продукциясен Россиягә җибәрүне туктатып торуы турында белдерде.

Әмма Rusprofile сервисы мәгълүматларына караганда, Көньяк Корея компаниясе Россиядә эшләвен дәвам иткән. 2024 елда аның кереме 41 миллиард сум чамасы тәшкил иткән. Шул ук вакытта чиста табышы 22 процентка кимегән. LG Electronics озак вакытлар буе Россия базарында лидерлар өчлегенә кергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре