Газетага язылу

Лидерларның күз төбе ник күгәрә?

Бу юллар язылганда, Швейцариядәге Давоста Дөнья икътисадый форумы дип аталган җыен бара. Форумда барлык дөнья илләренең диярлек лидерлары һәм эре бизнес акулалары, зур сәясәтчеләр катнаша. Анда тикшерелгән мәсьәләләр соңыннан глобаль проблемага әйләнә.

2020 елның гыйнварында, әйтик, коронавирус хакында сүз барды һәм соңыннан пандемия игълан ителеп, тарихта күрелмәгән матавыклар чыкты. 

«Ватаным» хәбәрчесе компьютер төймәләренә басып утырганда, Трампның чыгышы көтелә. Давос форумы моңарчы күрелмәгән турбулентлык шартларында үтә. Европа белән АКШ ачыктан-ачык конфликт хәленә килеп ята. Алдагы көннәрдә Трамп үзенең социаль челтәрендә Канада, Венесуэла, Гренландияне АКШ флагы төсенә буяган картина урнаштырды. Моннан бер ел элек АКШ Канаданы яулап алырга тели дигән сүз язсам, моңа ышаныр идегезме? Трамп интернетта тагын бер кызыклы репост ясады әле. АКШның төп дошманнары Кытай белән Россия түгел, ә БМО һәм НАТО дигән язуны элде. Израиль башкисәрләре яңа гына БМОның Иерусалимдагы штаб-квартирасын бульдозерлар белән җимерделәр һәм урынына Израиль флагын кадап куйдылар. Берничә ел элек мондый башбаштаклык та мөмкин түгел иде. 

Халыкара мөнәсәбәтләрнең асты-өскә килүен күрәсездер. Кичә генә төрек лидеры Әрдоган: «Дөнья, мөгаен, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң иң хаотик һәм билгесез чорны кичерә», – дип белдерде. Быелгы Давос форумында Франция Президенты Макрон чыгыш ясады инде. Ул да дөньяның «кагыйдәләрсез дөньяга таба күчүе», халыкара хокукларның кимүе һәм көчле илләрнең «империя амбицияләре» турында кисәтте. Француз лидеры Трампка каршы киң фронт игълан итте, АКШка басым ясарлык рычаглар Европада барлыгын искәртте. Европалылар Америка облигацияләрен сатуга чыгарып кына да океан арты державасының астын-өскә китерә ала. Ләкин бу очракта глобаль икътисад тулысынча упкынга очачак. Әлегә Даниянең AkademikerPension дип исемләнгән пенсия фонды гына АКШның казначылык облигацияләрен гыйнвар ахырында сатуга куярга җыена. Бу американнарга черки тешләгән кебек кенә тәэсир итәр, мөгаен. Әмма японнар зуррак күләмдә кыйммәтле кәгазьләр сатачак... 

Шушы урында халыкара мөнәсәбәтләрдәге болганчыклык турында язудан туктап, укучыларны конспирология дигән темага таба өстерим. Теләүчеләр авторны юләргә саный ала. Россия сәясәтенең иң югары баскычында утыручыларның берсе – Николай Патрушев – миңа караганда да күбрәк конспирология тарафдары. Трамп администрациясендә дә буа буарлык андыйлар. Исемлек китереп тормыйм. Фактларга гына тукталам. Бу кадәр күз күреп күз ышанмаслык, колак ишетеп колак ышанмаслык болганчыклык тиктомалдан гына була алмый бит инде. Ниндидер көчләр хаосны махсус оештыра. 

Франция Президенты Макрон соңгы көннәрдә гел зәңгәр пыялалы күзлек киеп йөри, чөнки күз төбендә «фингал» – гематома бар. Күз төбе күгәрү – бәрелгәндә яисә кемдер сукса була торган хәл. Макронның маңгаена хатыны Брижит менеп төшкән, дип шаярталар. Әйе, андый хәлнең булганы бар. Кайсыдыр илгә баргач, самолеттан төшкәнче Брижит иренең яңагына сукканын бар дөнья күрде, чөнки массакүләм мәгълүмат чаралары эпизодны киң яктыртты. Әмма ул чакта ирнең күз төбе исән калган иде. «Фингал» сәяси лидерлар арасыннан бер Макрон күз төбенә генә кунакласа, артык гаҗәпләнмәс идек. Тормышта төрле хәлләр була. Әмма Трамп администрациясендә югары урын биләгән Илон Маск 2025 елның маенда шулай ук күз төбе күгәргән килеш Ак йортта күренде. Ул моны улы сугу белән аңлатты. Шулай ук була торган хәл, нишләтәсең, балалар кайвакыт үзләрен тәртипсез тота. 

Германиянең элекке канцлеры Олаф Шольц 2023 елда бер күзен кара бәйләвеч белән каплап йөрде, «егылдым» дип аңлатты. Борис Джонсон – Бөекбританиянең элекке премьер-министры 2019 елгы сайлау вакытында «фингал» белән йөрде. Канаданың элекке лидеры Джастин Трюдо да халык алдына күз төбе күгәргән килеш чыкты, «бокста имгәндем» дип акланды.  Италиянең элекке премьер-министры Сильвио Берлускониның 2009 елда бөтен бите һәм күз төбе күгәреп йөрде. Дөрес, аңа Миланда һөҗүм булды. АКШ Президенты булган әтиле-уллы Джордж Бушлар икесе дә үз вакытында күз төпләрендә «синяк» йөртте. Рәҗип Таип Әрдоган 2014 елда күз төбен каралтып йөрде. СССРның элекке лидеры, Союзны таркатуы белән тарихка кергән шәхес Горбачев белән дә килеп чыкты андый хәл. Исемлекне дәвам итә алам. Бер-ике лидерның исемен махсус атамыйм. Үзем өчен куркам. Китергән исемлектәгеләрнең барысының да травмалары рәсми фотосурәтләр белән расланган, документлаштырылган. Күз төбе күгәргән рәсми фотолары булмаган лидерлар исемлеге тагын да зур. Эпштейн исемлеге шикелле үк. Автор рәсми фактларга гына таяна. «Ни өчен лидерларның күз төбе күгәрә?» дигән сорау очраклы куелмавы белән килешерсез, дип уйлыйм. Күпсанлы эстрада җырчылары, танылган язучылар, спортчылар арасында бер күзне каплап фотога төшү – пандемия дәрәҗәсендә. Үрмәкчедән күрмәкче дигән принцип белән «Идел» журналы да берничә ел элек бер татар җырчысының шундый фотосын тышлыгына куйды. «Бер күз» – символ ул чөнки, синең яшерен, йогынтылы оешманың әгъзасы булуыңны раслый торган билге. Күзне каплап фотога төшү генә җитми, чып-чын «фингал» белән йөрергә кирәк һәм бик йогынтылы шәхес булуың да таләп ителә. Масоннар оешмасы билгесе, кыскасы. Масоннарның иң югары дәрәҗәгә җиткән мастерлары гына бу ритуал аша үтәләр. 33 дәрәҗә дип атала, «Шотланд Риты (уставы)» (Scottish Rite) дип тә йөртәләр. Дөресрәге, Scottish Rite 32 дәрәҗәдән тора. 33 нче дәрәҗә – иң югарысы, почетлысы. Макрон соңгы көннәрдә шул дәрәҗәгә иреште дә инде. Пьедесталда исә бер күзле шәхес утыра. Аның бер күзе тумыштан ук юк, урыны ямьсез булып кабарып кына тора. Масоннар моны бик яшерә. Менә шул «бер күз» дөньякүләм хакимлекне алырга омтыла да инде. Аның лидерлыгы кешеләр тәмам өметсезлеккә бирелгәч, дөньякүләм хаос нәтиҗәсендә башланачак. Шул хаосның ничек оештырылуын бүген күзәтәбез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре