Популяр җырчы Римма Никитинага җырчы Лилия Хәмитованың юбилеен бәйрәм иткәндә тәкъдим ясаганнар.
Җырчы көтелмәгән хәлдән күз яшьләрен тыеп кала алмаган. Серле егет әлеге вакытта СВО зонасында, шуңа күрә ул дистанцион рәвештә тәкъдим ясарга булган. Егеттән йөзекне Римма кабул итеп алган, ә җавапны өенә кайткач бирәчәген әйткән.
Солдат сөйгәненә йөзек җибәреп кенә калмаган, юбиляр Лилия Хәмитовага да букет юллаган һәм анда: "Мин Римманы бик нык яратам. Җиңү безнең кулда булачак. Сезнең булачак киявегез", – дип язылган. Ә Лилия Хәмитованы Римма Никитина сәхнәдәге "әнисе" дип атап йөртә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез