«Любэ» төркеме бэк-вокалисты Алексей Тарасовның вафат булуы турында хәбәр иткән. Музыкантка 64 яшь булган.
«Ачы кайгы белән хәбәр итәбез: Алексей Тарасов арабыздан китте», – дип язганнар коллективның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә. Үлем сәбәпләре хәбәр ителми, дип яза «Газета.Ru».
Язма астындагы комментарийларда тыңлаучылар соңгы вакытта Тарасовның сәхнәгә чыкмавын искә алган. Аларның берсе Иркутскида узган концертта музыкант урынына аның улы Серафим чыгыш ясавын сөйләгән. Башка тамашачылар да җәй башыннан бирле бэк-вокалистның җырламавын, аның партияләрен улы башкаруын раслаган.
Алексей Тарасов 1961 елның 2 декабрендә Мәскәүдә туган. Ул Ипполитов-Иванов исемендәге Дәүләт музыка-педагогика институтының дирижерлык-хор бүлегендә белем алган. Хезмәт юлын опера җырчысы буларак башлаган, соңрак «Любэ» төркеменә кушылган. Ул коллективның оешу чорыннан ук аның белән бергә булган музыкантларның берсе санала.
Музыкантның хатыны – «Гардемарины, вперед!» фильмы аша танылган актриса Ольга Машная. Алар туй мәҗлесендә танышкан. Актриса НТВ каналындагы «Секрет на миллион» тапшыруында сөйләвенчә, алар шул ук көнне су сиптерү машинасында бергә киткән һәм шуннан соң аерылышмаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез