Любовь Авдонина: “Нәтиҗәләр канәгатьләндерерлек түгел”

Апрель аенда Роспотребнадзор белгечләре җәмәгать объектларына тикшерүләр белән чыккан иде. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, бу айда 2 мең объект тикшерелгән һәм 151ендә хокук бозу очраклары ачыкланган.

– Тикшерүләрне дәвам итәбез. Кызганыч, нәтиҗәләр безне куандырмый. Иркенәйдек, объектларда күп кенә таләпләр үтәлми. Кагыйдә бозучылар саны кимиме, арта дип тә әйтергә була. Бу бер дә яхшы түгел, – диде ул.

Үткән ялларда Роспотребнадзор вәкилләре кичке якта да рейдлар белән чыккан. Казанда гына түгел, Түбән Кама, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт кебек шәһәрләрдә дә булганнар. Барлыгы 23 объектны тикшергәннәр. Һәркайсында кагыйдә бозулар ачыкланган.

Роспотребнадзор барлык материалларны да судка тапшырган. Нәтиҗәдә эшчәнлеген 20-90 тәүлеккә кадәр туктатып тору турында 9 карар чыгарылган. Шуларның икесе Түбән Камадагы кафеларга, бишесе Чаллыга һәм берсе Казандагы объектларга бәйле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре