Мәскәү белән Казанны тоташтырган тиз йөрешле «Восток» М12 магистрале ачылганнан бирле (2023 елның декабреннән) бу юлдан 45 миллион машина узган. «Автодор» дәүләт компаниясе мәгълүматларына караганда, быел 1 июньнән 31 августка кадәр юлдан үтүчеләр аеруча күп булган. Бер тәүлек эчендә юлның буеннан-буена уртача 14,6 меңнән күбрәк автомобиль узган. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 8 процентка зуррак сан бу.
Бигрәк тә 12 июньдә хәрәкәтнең бик нык артуы күзәтелгән: тәүлегенә 24,9 меңнән артыграк автомобиль узган. Юлның Казан тирәсендәге участоклары аша үтүчеләр 43 процентка арткан. Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, бу июль аенда юлның Дүртөйледән Ачитка кадәрге яңа өлеше ачылуга бәйле. Ул Башкортстан, Пермь крае һәм Свердловск өлкәсен тоташтырган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез