Элегрәк трассада йөк автомобильләре һәм автобуслар өчен чикләүләр гамәлдә иде. Алар 1194нче километрдан 1363нче километрга кадәрге участокта кулланылды. Чикләүләр юлның дүрт участогында кертелгән иде:
– Бөгелмә районында гомуми озынлыгы 7,5 км булган өч участок;
– Баулы районында озынлыгы 22,5 км булган бер участок.
Бу чаралар катлаулы юл һәм һава торышы аркасында кабул ителгән иде. Хәзер трассада хәрәкәт гадәти режимда башкарыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез