Язның шушы вакыты җитсә, авылда һәр йортта мәҗбүри эшләнергә тиешле бер эш бар иде. Бәрәңге чыгару түгел. Базларга су керү-кермәүгә карап, бу эштә – һәркемнең үз графигы. Өй юу да түгел. Аңа әле иртәрәк. Анысын гадәттә май башында эшлиләр. Белмәдегезме? Без дә оныткан идек.
Балтачта яшәүче туганыбыз шушы ялларда «Ватсап»тагы үзебезнең төркемгә: «Бүген без гомеремдә яратмый торган эшне эшләдек. Кем белә?» – дип язды.
– Вариантлар юк, – мин әйтәм.
– Бездә алар өчәү, – дип әйтеп җибәрде апа.
Искә төште: алар бит үткән ел эре малларын бетергәч, калдык-постыкны ашатырга әйбәт булыр, корбанлык та эзләп йөрисе булмас дип, өч бәрән сатып алган иде.
– Сарык йоны алдыгызмыни? – дим. Дөрес булып чыкты.
– Йоннары шундый озын булып үскән иде инде, үзләре авызлары белән тарта-йолка башлаганнар иде, – ди апа. – Шул хәтле туйган булган йоныннан, бүгенгесе тып-тыныч ятты, кымшанмады да...
– Малларга да һәр нәрсә үз вакытында кирәк, алар да вакыт җиткәнне белә, – диештек.
Бу вакыйга безне әнә шул абзар тулы сарыклы елларга алып китте. Аларга бәйле хатирәләр, кем әйткәндәй, буа буарлык.
Ничек шулай булгандыр инде, безнең сарыклар бик зур (берәр токым катнаш булдылармы икән, тәрбиядән торганмы, белмим), бик гайрәтле һәм бөтенесе бер төрле – кыргый була торган иде. Кешенеке кебек, көтү каршына күтәреп чыккан бер телем ипигә ияреп, мыштым гына абзарга керә белмәде. Урам тутырып тезелешеп баскан безнең яннан, кеше биеклеге өскә сикереп булса да, барыбер берничәсе авылның түбән очына чаба иде. Аларны эзләп алып кайту – үзе бер маҗара. Көзен туган бәрәннәр (ә бездә нәкъ менә көзгеләре күп була, кыш чыкканчы инде алар шәбәеп өлгерә иде) капкадан керергә өйрәнеп җиткәнче ярты җәй уза иде. Шуңа күрә елга ике тапкыр сарык йонын алу да шактый матавыклы эш булып истә калган.
Дөрес, миңа кайчы тотып, йон алу эләкмәде (ни дисәң дә, әни, миннән олы өч апа бар). Мин тәртә арасына керә башлаганда инде сарыклар бер-ике генә калган, аннан соңгы елларда, печәнне бик әрәм итәләр дип, авыл халкы сарык малын җайлап та бетерде. Без дә озак асрамадык. Әмма сарык йоны алулар бүгенгедәй истә. Әзерләнү өлеше дә истә. Махсус кайчыны әни әйбәтләп кайрап, якты, кояшлы җиргә махсус урын әзерли... Пыр туздырып, абзарда сарык тоталар. Йонын алырга сузып салган мал кычкыра, абзардагылары, куркып, почмакка поса... Бөтенебез мәш килә... Һәркемгә эш җитәрлек. Ышанып, кайчы ук бирмәсәләр дә, миңа гел сарык башы тоттыралар иде. Ул йон алудан да авыр эш булып истә калган. Яратып, сыйпап кына утырасы түгел шул. Бер генә минутка да игътибарны читкә юнәлтәсе, кулларны йомшартасы түгел. Әйткәнемчә, безнең сарыклар тыныч кына ята торганнардан түгел, аякларын бәйләп куйганнан соң да, аннан да кемдер тотып торса да, берәребезнең иркенәюен малкай шундук сизеп ала... Я тыпырчына, я башын күтәрә. Һәм үтә очлы кайчы йон арасыннан сарык тәненә барып кадала. И-и жәлли идем шуларның киселүен... Сарык йоны алуны яратмавыбызның сәбәбе дә әнә шунда иде. Дөрес, әни ул яраларга йод тидерә иде... Әле бит тәпиләрендәге, корсак астындагы йоннары да тигәнәк катыш печән чүбе белән кушылып, киезләнеп беткән була. Аларын алу өчен аерым осталык кирәк. Андыйларын чиста йонга кушмыйлар. Ташламыйлар да. Кышкы кичләрдә алып кереп, бөтенебез тезелешеп, әнә шул йоннарны чистарту үзе бер матур хатирә булып истә калган. Берничә көн эчендә эштән кайткан-киткән араларда бер көтү сарык малының йонын ни хәлләр алып бетерде икән әниләр?!
Сарык йонының, тиресенең дәрәҗәле, кадерле еллары иде ул. Көзге йон керешә дип, аны итек бастырырга бүлеп куялар, язгы йон керешми, анысы бияләй-оекбаш бәйләргә тәгаенләнә. Баштарак әле әниләр теттерергә, аннан итек бастырырга да йонны үзләре әллә кайларга кадәр илтеп биргән, аннан әзерен барып алган. Соңрак йонны итек басучылар үзләре авылдан-авылга йөреп җыя башлады. Алар сыйфатлы, чиста, әйбәт йонны гына алып китә, калганын язып, эрләп (бездә җегерләү диләр иде), катып, аз гына буш вакыт булса, өлкәнрәкләр кулларына бәйләү энәләре ала иде. Бер-берсенә хәл белергә, кич утырырга кергәндә дә биш энә белән йомгак «ияреп» бара. Эрләү дигәнең күбрәк әби мәрхүмә өстендә иде. Менә бу юлларны язганда да аның үзе белән бер яшьтәге кабада утырып, йон эрләгән чагы күз алдына килеп басты.
– Бүген әле берсен генә алдык, кемнең йон аласы килә, килегез, – дип кунакка чакырды апа. Рәвешен китергәннәр: җизни авылдан, төп йорттан теге замандагы махсус кайчыны да алып килгән икән.
– Йонын нишләтәсез? Минем әле әзер йомгаклар да шул килеш ята, – ди икенче апа. – Кемнәрдер очсыз бәягә җыя, оек бәйләп сата бугай...
– Иртәгә чүп көне... – булды җавап. Аңладык... Сарык асрамасак та, йонының, тиресенең «язмышы»н беләбез ләбаса.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез