Мәчене таптатмыйм дип юл читенә «очкан»: 19 яшьлек кыз һәлак булган

Өч кеше җәрәхәтләнгән-имгәнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.
Татарстан прокуратурасы кичә Тәтеш районында килеп чыккан авария урыныннан фотосурәтләрне дөньяга чыгарган. Алардан күренгәнчә, “Лада” тимер өеменә әйләнеп калган диярлек: кузовы яньчелгән, тәрәзәләре ватылган, дип яза “KazanFirst”.

Ведомство мәгълүматларына караганда, җиңел машина рулендәге кыз юлга кинәт кенә килеп чыккан мәчегә зыян салмыйча гына узып китмәкче булган. Аны бастырмас өчен бераз читкәрәк “тайпылган” да машинасы белән юл читенә “очкан”.

Фаҗигадә 19 яшьлек пассажир кызның гомере өзелгән. Тагын өч кыз җәрәхәтләнгән-имгәнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре