Аның юклыгы сизелә. Күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны әнә шулай дип искә алалар. Менә шул бушлыкны тутыру ниятеннәндер, күрәсең, хәзерге вакытта аның «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәренә нигезләнеп, 10 серияле сериал төшерәләр. 2025 ел ахырында телеэкраннарга чыгачак әлеге проектны Туфан аганың туган көнендә – 25 августта тәкъдим иттеләр.
Туфан аганың юклыгы сизелә. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та сүзен әнә шуннан башлады.
– Бөек шәхесебезне барыбыз да бик юксынабыз. Аның юклыгы сизелә. Чөнки Туфан ага гомере буе күңеле белән дә, каләме белән дә, гамәле белән дә милләтебез, телебез хакына көрәшеп яшәде, – диде ул. – Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасыннан башка берни иҗат итмәсә дә, легендар драматург булып танылыр иде. Әмма бит ул гасырлар буена җитә торган эчтәлекле, мәгънәле, халкыбызның көчле рухын чагылдыра торган күпме әсәр язып калдырган.
Халкыбызның бүгенге рухи тормышын күрсә, Туфан ага ни дияр иде икән? Бу сорауга Марат Әхмәтов та төгәл генә җавап бирә алмады.
– Ул безнең бүгенге язмышыбызга сөенер идеме, көенер идеме – мин моны әйтә алмыйм. Туфан аганың телебезне, милләтебезне тагын да куәтлерәк, матуррак, зуррак итеп күрәсе килә иде. Ә инде без... Булдыра алганны эшлибез.
Әле онытырга өлгермәгәнсездер: шушы ук иҗат төркеме Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшергән иде. Һәм ул татар җәмәгатьчелеге арасында да, тамашачыларда да шактый зур кызыксыну уятты. Марат Әхмәтов та кино һәм сериал төшерү өлкәсендә үсеш барлыгын әйтте.
– Милләттәшләребезнең күңелендә кинода, сериалларда төшү җәһәтеннән ниндидер бер үсеш күренә. Әлеге сериалда төшәргә теләүчеләрдән 1000 гә якын гариза кабул ителгән. Димәк, бу катлаулы, әмма әһәмиятле эшкә үз өлешен кертергә теләгән, сәләтле, булдыклы яшьләребез дә, өлкән артистларыбыз да җитәрлек дигән сүз, – диде ул.
Һәр сериал – үзе бер зур вакыйга. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов әнә шулай ди.
– Минем өчен һәр сериал суга чумган кебек. Аста ниләр бардыр – җиңүдерме, тамашачы мәхәббәтеме, әллә киресенчәме... Бу сериал белән дә шулай. Ул шактый катлаулы пьесага нигезләнеп төшерелә, – диде ул. – Әле Әлфия (Туфан Миңнуллинның кызы. – Авт.) белән дә сөйләшеп тордым: татар хатыны ниләр генә күрмәгән! Бу сериал да нәкъ шул турыда. Ул хатын-кызларның рух көчен, ныклыгын күрсәтә. Менә шундый авыр да, драматургия ягыннан бик бай сериал ул.
Әдипнең кызы Әлфия ханым Миңнуллина сүзне кыска тотты:
– Миңа калса, әтинең бу әсәре тема ягыннан да, жанры буенча да халыкка бик якын. Аның буенча төшерелгән сериал да тамашачы күңеленә хуш килер дип өметләнәм, – диде ул. – Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, диләр бит әле, мин дә әтинең башка әсәрләре буенча сериаллар төшерелер дигән өметтә калам. Рәхмәт!
Сериалның режиссеры Александр Далматов әлеге сериал күпләр өчен гыйбрәт булыр дип өметләнә.
– Бу әсәрдә гади хатын-кыз язмышы ил язмышы дәрәҗәсенә күтәрелә. Туфан абый Мәдинә Сафина язмышы аша бик күпләрнең тормыш юлын күрсәтә, үз күңелендә йөрткән борчу-проблемалар турында сөйли. Бу сериалны караган кешеләр аннан гыйбрәт алыр, гаиләләр таркалмас, тормыш та матуррак булыр иде дип өметләнәм, – ди Александр.
Сериалдагы вакыйгалар 2010–2025 елларда бара. Сугыш чорын тасвирлаган кинокартинадан соң бүгенге заманга «кайту» ничегрәк булды икән?
– Декорацияләр табу ягыннан җиңелрәк булса да, 2010 елдан соң бик күп әйбер үзгәргән. Әйтик, без ул чордагы редакция бинасын Теләчедән эзләп таптык. Бөтен җирдә ремонт... – дип җавап бирде режиссер.
Сериалда Автор ролен башкаручы Камал театры артисты Алмаз Борһанов белән аерым сөйләштек. Режиссер әйтүенчә, Автор язучы да, драматург та, ахыр чиктә, депутат та була. Туфан Миңнуллинның прототибы дип аңларга кирәктер. Бу рольгә Алмаз ничек әзерләнде икән?
– Без укыган вакытта ук Туфан ага кебек танылган шәхесләр турында укып, аларның тормыш юллары белән шактый яхшы таныштык. Әзме-күпме дәрәҗәдә баш миенә сеңеп калган инде ул. Әзерлеккә килгәндә, мин «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасының төрле театрлардагы куелышларын карап чыктым. Бигрәк тә үзешчән театрлардагыларын. Иң кызыгы: үзешчән театр артистлары рольләрне тормышчанрак башкара. Кайвакыт алар, онытылып китеп, уйнаудан туктый һәм спектакльдә яши башлый, – дип сөйләде Алмаз Борһанов.
Сүз уңаеннан, Алмазны «Кеше китә – җыры кала» сериалында да катнашырга чакырган булганнар.
– Әмма мин үземне фәкать театр артисты итеп күргәнгә, сериалда төшүдән баш тарттым. Бу юлы Александр тормыш иптәшем Рәйхан (Габдуллина – Камал театры артисты. – Авт.) белән бергә чакырды, «Сезне бергә күрәсем килә», – диде. Рәйханны да чакыргач, ризалаштым инде бу юлы, – дип сөйләде актер.
Белешмә
Туфан Миңнуллин «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасын махсус Әлмәт театры өчен яза. 1979 елда әлеге спектакль өчен автор Туфан Миңнуллин, спектакльнең режиссеры Гали Хөсәенов һәм төп рольне (Мәдинә) башкарган актриса Дамирә Кузаева Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «Ватан – XXI гасыр» кинокомпаниясе белән берлектә төшерә. Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.
Иҗат төркеме
Режиссер – Александр Далматов, сценарий авторлары – режиссер үзе һәм Алсу Хәбибуллина, куючы оператор – Максим Самсонов, рәссамнар – Сәлимә Әминова, Фирүзә Зиннәтуллина, Алсу Кадыйрова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез