Мин – авыл мулласы. Беркөнне танышым әнисенең рухына багышлап дога кылуымны сорады. Шул 88 яшьлек, ике ел урын өстендә ятып, вафат булган әнисен ярган өчен 200 мең сум акча түләдек, дип сөйләп шаккатырды. Ничә яшьтә булуларына карамастан, мәетне нигә яралар икән ул? Бу турыда берәр төрле закон яки күрсәтмә юкмы? Яки халыкны талар өчен табиблар уйлап тапкан эш кенә микән?
Хәйдәр Галявиев, Әтнә
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте:
– Мәетне яру мәсьәләсе 2011 елның 21 ноябрендәге «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы 323 нче федераль канун нигезендә расланган. Анда медицина хезмәткәренең мәетне кайсы очракта ярырга җибәрергә тиешлеге, ә кайсы вакытта белешмәне ярмыйча гына бирә алуы да билгеләнгән. Шул ук канунның 67 нче маддәсендә дини карашларга нигезләнеп, ире яки хатынының яки якын туганының (балалары, әти-әнисе, уллыка алучылар, уллыкка алынганнар, бертуган апа-сеңел, абый-энеләре, оныклары, әби-бабайлары), алар булмаса, башка туганнары, яисә законлы вәкиленең язмача гаризасы булган очракта, яки инде мәрхүм үзе исән чакта бу хакта ихтыяр белдерсә, мәетне ярмаулары турында әйтелгән. Түбәндәге очракларда мәетне яру мәҗбүри:
– көч куллану нәтиҗәсендә үлгән дип шикләнгәндә;
– үлемгә китергән сәбәпне, авыруның соңгы клиник диагнозын ачыклый алмаганда;
– үлгән пациентка медицина оешмасында стационар шартларда бер тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә медицина ярдәме күрсәтелсә;
– дару һәм диагностика препаратларының дозасын арттыру, йә аны күтәрә алмауга шик булганда;
– үлем профилактика, диагностика, инструменталь анестезия, реанимация, дәвалау чаралары үткәрүгә, кан һәм (яки) аның компонентларын салу операциясе вакытына яки аннан соңгы чорга; йогышлы чирләр һәм аларга шиккә; тулысынча расланып бетмәгән яман шеш авыруына; экологик һәлакәт аркасында килеп чыккан авыруларга бәйле булса; – йөкле, бала тапкан хатын-кыз яки 28 көнлек бала үлсә;
– үле бала туса;
– суд-медицина тикшерүе таләп ителсә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез