Газетага язылу

Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларының язгы каникул даталарын билгеләде

Мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләргә язгы каникулларны 28 марттан 5 апрельгә кадәр үткәрергә тәкъдим иткән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«Гомуми белем бирү оешмаларына язгы каникулларны 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр үткәрергә тәкъдим ителә», – диде ул.

Укучыларның кышкы каникуллары 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре