Белем генә җитмәячәк: спортта да, иҗатта да үзеңне күрсәтә белергә кирәк. Рособрнадзор БДИ урынына укучыларның дәрестән тыш уңышларын да исәпкә алырга тәкъдим итә. Үзгәрешләр 2030 елга кадәр кертелергә мөмкин. Шул ук вакытта бердәм дәүләт имтиханнарын вузларга укырга керүче абитуриентларга гына калдыру турында да сөйләшүләр бар. БДИга тиңдәш табылырмы?
Кызыксыну җитми
Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев белдергәнчә, казанышлар системасы кертелсә, укучылар 6 сыйныфтан башлап, иҗат, спорт, волонтерлык һәм башка юнәлешләр буенча уңышларын туплап барачак. Болар вузга кергәндә исәпкә алыначак. Әлегә бу хакта 9–11 сыйныф укучылары гына уйлана. Башка сыйныфларда кызыксыну җитми.
Цифрлы портфолионың имтиханнарны алыштыра алуына укытучыларның күбесе шикләнеп карый. Әмма MAXIMUM Education компаниясе уздырган сораштыру нәтиҗәләре педагогларның 65 процентының әлеге фикерне хуплавын күрсәтә. 35 проценты исә моңа каршы. Ни өчен?
– Мондый яңалык гамәлгә керсә, укучы 1 сыйныфтан ук кайсы вузга укырга керергә дип баш вата башлаячак. Шулай итеп, уку түгел, казанышлар турында уйлый торган буын барлыкка киләчәк. БДИны яки теләсә кайсы сынауны укучыларның уңышларына алыштыру дөрес түгел, – дип белдергән бу фикерне хупламаучы укытучылар.
Тәртибе кирәк
Сарман районының Мәгариф идарәсе башлыгы Гөлшат Идрисова әйтүенчә, портфолиога кергән Мактау кәгазе, Рәхмәт хаты, казанышларның бәяләнүе төрлечә.
– Район эчендә дә әле аны белеп бетерү бик авыр. Министрлык билгеләгән конкурслар, онлайн бәйгеләр һәм башкалар бар. Сертификатларның кайсының мөһимрәк икәнлеген билгеләү җиңел түгел. Без мәктәпләр арасында рейтинг уздырабыз. Портфолио кертелсә, гадел бәяләп булырмы икән, дип шикләнәм. Кайсыдыр бәйгегә өстенлек бирелә икән, укучылар шунысында катнашырга тырышачак. Монысы балаларны ниндидер кысаларга куып кертү була. Шуңа күрә республика, министрлык тарафыннан кайсы конкурска нинди бәя булачагы билгеләнергә тиеш дип уйлыйм. Дәрестән тыш эшләрне бәяләүнең бер тәртибе кирәк, – ди Гөлшат Идрисова. – БДИга ияләштек. Укучылар, имтихан тапшырасы бар дип тырыша, белем дәрәҗәләре дә арта бара. Ләкин стресс, бар яктан да гадел булмау – сынауның хәл ителмәгән ягы. Дәрес программасын күбрәк БДИга кайтарып калдырырга мәҗбүрбез. Мәктәп күрсәткече дигәндә, ешрак шуның нәтиҗәсенә карыйбыз. Тик БДИ белән уку программасы – икесе ике әйбер. Тестка әзерләү фикерләү сәләтен үстерүгә дә комачаулый. Әгәр укучы сынауларны яхшы биреп тә, иң мөһим вакыйгаларны, мәсәлән, Октябрь инкыйлабының кайчан булганын яки Ленинның кем икәнен белми икән, бер дә күңелле түгел. Андыйлар күп димим, әмма очрый. Укытучыларның укытырга вакыты аз калу да борчый. Кәгазь эше бик күп. Электрон почтаны ачып карасаң, анда нинди генә бәйгеләр, анкеталар юк.
Ахириләр булмаса...
Казандагы 12 нче кызлар гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары, олимпиадаларга әзерләү өчен җаваплы белгеч Мәйсәрә Вәлиеваның да фикерләрен белештек.
– Портфолио белән теләсә кем укырга керә алмаска мөмкин. БДИның уңай ягы: сынау нәтиҗәләре буенча, матди ягы авыррак гаиләдәге балалар да илнең теләсә кайсы вузында укый ала. Тискәре ягы – «бәхет эше». Әйтик, белеп бетермәгән бала сынауны яхшы балларга бирергә, ә яхшы укыганы югалып калырга мөмкин. Мәсәлән, гимназиядәге шулкадәр яхшы укый торган укучыбызның бик нык каушый торган гадәте бар. Андыйлар белгәнен дә яза алмаска мөмкин. Бу – курку халәте. БДИ тапшыру пунктында үз мәктәбең укытучылары юк. Психологик яктан да икенче төрле. Конференция, бәйгеләргә баргач, жюрида гадел булмаган белгечләр утырырга мөмкин. Бәйге нәтиҗәләре буенча – һәр мәктәпнең үз рейтингы. Конкурс күрсәткечләре буенча баллар куела. Аны уздырган һәр районның үз кешеләренә бирәсе килә. Саескан кебек, койрыгына бассаң – түше, түшенә бассаң, койрыгы ябыша, – ди Мәйсәрә Вәлиева.
Урынбасар әйтүенчә, кызлар гимназиясе булгач, барысы да югарыга, карьерага омтыла. Омтылышның беткәне дә юк. Узган ел олимпиадада җиңгән бер укучылары Санкт-Петербург вузына укырга кергән. БДИ биргән очракта да вузларда укучыларның портфолиосы карала. Район, республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңүче укучылар елдан-ел арта бара. Күптән түгел Ел укучысын билгеләгәннәр. Ел саен «Туфан беләзеге» премиясен тапшыру гадәткә кергән. Көмеш беләзек күп кызларның күзен яндыра икән. Май аенда «Йолдызлар кабына» дигән чара уздыралар. Анда ел дәвамында уңышка ирешкән балаларны бүләклиләр.

Бер кочак Мактау кәгазе...
Валерий Хасанченко Казандагы 112 нче мәктәпнең 11 нче сыйныфында белем ала. Аның уңышлары берничә дистәдән артык. Ул – «Россия укучылар хәрәкәте» лидеры. Берничә тапкыр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының, «Сәләт» лагереның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. «Зур тәнәфес» бәйгесен оештыруда, лагерьларда мастер-класслар үткәрүдә катнашкан.
– 8 нче сыйныфта лагерьга баргач, төрле иҗтимагый эшләрдә катнаша башладым. Аңа кадәр кызыксыну юк иде. Минем сертификатлар күп, ә дусларныкы юк. Андыйлар авыр хәлдә калмасмы? Берәүләр ел буе тырышып укып та, аларның спортта, иҗатта уңышлары булмаска мөмкин бит. Портфолионы әкренләп кертергә кирәк дип уйлыйм, – ди ул.
Валерия Казан яки Мәскәүдәге югары уку йортларын сайларга җыена. Аны реклама, бизнес юнәлешләре кызыксындыра.
– БДИ укучыларның физик һәм психологик халәтенә бик нык йогынты ясый. Өстәвенә, укытучылар да, бирә алмыйсың, дип кабатлап тора. Имтихан алдыннан, әлбәттә, курку артачак. Кемдер яхшы укыса да, начар билге алырга мөмкин Аның урынына контроль эше яки җиңелрәк сынау кирәк, – ди Валерия.
Фикер
Гөлнара Исламова, Республика олимпиада үзәге директоры:
– БДИ тапшырганда укучылар мәктәп программасын үзләштерә, ә олимпиадаларга өстәмә әзерләнергә, түгәрәкләргә йөрергә кирәк. Бөтенроссия этабында призер яки җиңүчеләр профиль буенча теләсә кайсы ил вузына керә ала. Әгәр дә профиль буенча булмаса, нәтиҗә шул фәннән нәтиҗә 100 баллга тиң. БДИ авыр дип куркыталар, әмма чынбарлыкта алай түгел. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында БДИ комиссиясендә эшләп караган белгеч буларак әйтәм мин моны. Әгәр бала мәктәп программасын өйрәнә икән, бер куркыныч әйбер дә юк. Имтиханны да яхшы бирәчәк. Хәзер БДИ тест кына түгел, анда уйлап җавап язарга кирәк. Портфолионы вуз үзе хәл итә. Әгәр укучы төбәк этабында призер яки җиңүче икән, аңа бер балл өстәлә. Кайбер вакытта ярты яки бер балл да күп нәрсәне хәл итә бит.
Республика буенча олимпиада нәтиҗәләре арта бара. 2020 елда пандемия сәбәпле, бөтенроссия олимпиадасының тәмамлау этабы уздырылмады. Олимпиадага узган 11 нче сыйныф укучылары автомат рәвештә призер булды. Бөтенроссия олимпиада этабында 2019 елда 148 призер һәм җиңүче булса, 2021 елда – 211. Татарстан тугыз ел рәттән олимпиада күрсәткечләре буенча өченче урында бара. Сыйфат буенча бары Мәскәүдән генә калышабыз. Мәктәп этабында бөтен бала катнаша ала. Быел андыйлар 190 меңгә якын.
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез