Россия һәм АКШ вәкилләре арасында Украинадагы низагны җайга салу буенча сөйләшүләр 18 февральдә Согуд Гарәбстанында узачак. Бу хакта «Коммерсант» газетасы яза.
«Россия рәсми делегациясе катнашында Украина буенча сөйләшүләр сишәмбе көнне Эр-Риядта узарга тиеш», - дип хәбәр итә газета.
Сөйләшүләрдә Кушма Штатларны дәүләт секретаре Марк Рубио, АКШ Президентының илкүләм иминлек буенча киңәшчесе Майк Уолц һәм Америка лидерының Якын Көнчыгыш буенча махсус илчесе Стив Уиткофф тәкъдим итәчәк.
Искәртеп узабыз, 12 февральдә РФ Президенты Владимир Путин һәм Америка лидеры Дональд Трамп телефоннан сөйләште. Ике илнең лидерлары Украина проблематикасы, Якын Көнчыгыш төбәгендәге вазгыять, шулай ук ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр хакында фикер алышты. Сөйләшүләрдән соң Трамп аның Путин белән очрашуы Согуд Гарәбстанында узарга мөмкин дип белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез