Мәгърифәт министры мәктәптә 12 еллык укытуга күчү тәкъдиме буенча фикерен әйтте

Мәктәпләрдә 12 еллык укуга күчү тәкъдиме тирәнтен анализ һәм төрле яклап фикер алышу таләп итә. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов шулай дип белдергән. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләргә кагылышлы барлык карарлар тирәнтен анализлаудан соң һәм төрле яклап фикер алышулардан соң гына кабул ителә», – дип басым ясап әйткән министр.
Моннан тыш Кравцов мәгариф системасының теләсә кайсы үзгәрешләргә бик сизгер булуына игътибар иткән.

Исегезгә төшерәбез: Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб мәктәпләрдә уку срогын 11дән 12 елга кадәр җиткерү тәкъдиме белән чыккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре