Газетага язылу

Май ялларында кем нәрсә эшләргә җыена?

Ак майларда... озын яллар! Халык май ялларына әзерләнә. Эшләп арган идек бит югыйсә! Бакчада казынырга, табигатькә чыгарга, дус-ишләр белән җыелырга менә дигән сәбәп тә, гадәткә кергән күренеш тә инде бу. Май ялларында кем нәрсә эшләргә җыена? Сораштыруыбыз шул хакта.

 Раннур ӘҮХӘДИЕВ, «Мунча ташы» эстрада театры артисты:

–  Май бәйрәмнәрендә хатыным, әнием, хатынымның әти-әнисе, балдызлар белән табигатькә чыгып, самавырдан чәй эчеп, шашлык кыздырып ял итәчәкбез. Ходай насыйп итсен!

«Мунча ташы» белән гастрольләребез апрель аенда тәмамланды. Өйләребезгә кайттык. Хәзер туган нигездә, әни янында, шөкер. Май җылысы апрель азагында ук сизелде. Тирә-юньне чистарттык, җыештырдык, тырмаладык. Күршедә нигез бар, анда да эш күп иде, шуларны башкардык, анда печән чәчеп куйдык. Зиратка барып, әтинең каберен карап, чистартып килдек. Безнең гаиләдә төп «майский» зур эшләр бетте бугай инде. Майның 15енә кадәр агачлар, үсентеләр утыртасы бар әле. Көннәрнең җылынганын көтәбез.

 Ралинә СӘЛИМОВА, блогер:

– Май ае җитте исә, авылда котырып эшләр вакыт башлана. «Май бәйрәмнәре»н «май эшләре»нә үзгәртергә кирәк! Гомумән, теләсә кайсы бәйрәм шәһәрдә торган авыл баласына туган йортына кайтырга вакыт җиткәнне аңлата. Әлбәттә, күз алдына көне буе бакча җыештырганнан соң керелгән эссе мунча, кичке ашка туганнар белән пешергән шашлык килеп баса. Авыл баласына эш куркыныч түгел лә! Май бәйрәмнәре – иң рәхәт яллар ул. Ирем Марат белән авылга кайтырга ниятләп торабыз. Нәкъ әле тасвирлап үткән мизгелләр өчен шунда ашкынабыз.

Рәфинә МОСТАФИНА, хуҗабикә (Зәй районының Югары Шепкә авылы):

– Май бәйрәмнәрен кечкенәдән көтеп ала идек без. Без үскән чорда «Тынычлык! Хезмәт! Май!» дип язылган тәбрикләмәләр сатыла иде. Без бер-беребезгә шуларны бүләк итеп, котлаша торган булдык. Үсә төшкәч, бу бәйрәм көннәре өйдәге эшләрне башкару өчен көтеп алына иде. Бәрәңге чыгарасы, сарык йонын аласы бар... Яшь барса да, бәйрәм бәйрәм булып кала.

Айзилә БАТЫРХАНОВА, рәсми чаралар алып баручы, журналист:

– Апрель азагы – май башы – иң яраткан вакытым. Табигатьнең сусыл яшел төсе, шомырт исе минем өчен энергия чыганагы булып тора. Быел май бәйрәмнәрен эштә уздырачакмын. Проектларым күп, шөкер. Алар барысы да ныклы әзерлек сорый. Әмма боегырга җыенмыйм, чөнки майның беренче көннәрен эшләп уздырсаң да, күңелдә барыбер бәйрәм кәефе саклана. Урамда яз, кояш, яшеллек чөнки!

Сиринә ЗАКИРОВА, балалар бакчасында тәрбияче:

– Шашлык кыздыру өчен май бәйрәмнәрен сәбәп итеп көтеп ятмыйбыз бит инде хәзер. Көн дә бәйрәм шикелле, шөкер. Май ялларында бакчада казынып, бераз эшләп алгач, Казанга мәдәни сәфәргә барып кайтырга исәп. Апрель җылы килү сәбәпле, җыештыру эшләре дә иртәләде, күп эшләр инде башкарылды. Майның кайбер көннәренә бер төркем дус-ишләр белән Камал театрының берничә спектакленә билетлар сатып алган идек. Эш белән ялны шулай чиратлаштырырбыз дип торабыз. Рухи ял да кирәк. Һава торышы яхшы булсын инде, алайса, май җиттеме, суытырга тотына. Өстән явып тормаса, табигатькә чыгып, хашлама пешерербез дигән хыял да бар.

Сан

* Россия халкының 53 проценты май бәйрәмнәрен өйдә, 30 проценты – дачада, 13 проценты сәяхәт итеп уздырырга ниятли.

* 27 811 мең сум. Май бәйрәмнәрендә россиялеләр бер кешегә уртача әнә шулкадәр акча сарыф итәргә җыена. Бу 2024 елгы күрсәткечтән 32,3 процентка күбрәк.

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруы нәтиҗәләре

 Тәмле булсын!

Татарстанның атказанган артисты Ранис Габбазовтан шашлык маринады

Кирәк булачак:

Тавык ите (башка ит булса да ярый) – 1–1,5 кг

Аш серкәсе – 1 аш кашыгы

Су – якынча ½ стакан

Тоз, борыч һәм башка тәмләткечләр – тәменчә

Дәфнә яфрагы – 1–2 данә

Алма согы – тәменчә.

Җырчы Алинә Даутовадан шашлык пешерү рецепты

Бер тавыкны кечкенә кисәкләргә бүлгәләргә. Юып, саркытырга. Шуңа боҗралап туралган бер лимон, бер суган, ярты бал кашыгы тоз салырга. Аз гына борыч, шашлык өчен тәмләткеч, кыргычтан уып, 3 баш сарымсак өстәргә. 3–4 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы аджика салып болгатырга. Өстен тәлинкә белән бастырып куярга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре